Искәртеп үтик, Пугачеваның йөрәк проблемасы беренче генә тапкыр түгел. 2008 һәм 2010 елларда аңа инде стентирование ясаганнар. Зарарланган тамырга стент - каркас керткәннәр, кан йөрәк мускулларына әйбәт барсын өчен ул тарайган урынны киңәйтә. Җырчыга зарарланган тамырларга дүрт стент куелган. Аның берсе исә элек куелган урын булган.
Чыганак хәбәр итүенчә, 68 яшьлек артистка медицина хезмәткәрләренә зар белән 26 майда мөрәҗәгать иткән булган. Җентекләп тикшергәннән соң стент куярга кирәклеген җиткергәннәр.
Операция уңышлы узган һәм 30 майда Пугачеваны клиникадан чыгарганнар.
Нет комментариев