Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алкоголь куллану җинаятькә китергән

Корсагы пычак белән яраланган Зеленодольск районында яшәүче 40 яшьлек ир үзәк район хастаханәсенә госпитализаияләнгән.

Җәрәхәтләнүен ачыклаучы полиция хезмәткәрләренә зыян күрүче аны тормыш иптәше яралавын әйтә.

43 яшьлек хатын җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Ул үзенең өендә әлеге ир белән спиртлы эчемлекләр эчүен сөйли. Бервакыт алар арасында низаг килеп чыга, һәм ул тормыш иргә пычак белән чәнчи.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ ҖК 111 маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: күпчелек үтерүләр һәм спиртлы эчемлекләрне бергә эчкәннән соң сәламәтлеккә авыр зыян китерү - корбаннарның якыннары (туганнары, дуслары, күршеләре) тарафыннан башкарыла.

Исерткеч эчемлекләр эчкән һәр кешене агрессор итеп кабул итәргә кирәк: аның кәефе тиз үзгәрә, ул үзен адекват тотмый һәм үзе өстеннән контрольне югалта. Шуңа күрә алар белән беркайчан да сөйләшергә һәм бәхәсләшергә тырышмагыз.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев