Алкоголь белән агуланудан 170 татарстанлы үлгән
Яшәеш

Алкоголь белән агуланудан 170 татарстанлы үлгән

2025 елда алкоголь белән агуланудан Татарстанның 170 кешесе вафат булган. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Барлыгы узган ел алкоголь белән кискен агулануның 522 очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең төп өлеше – өлкәннәр (83,7%). Яшүсмерләр арасында (8,6%) һәм балалар арасында (7,7%) очраклар сирәгрәк теркәлгән. Статистикада традицион рәвештә ир-атлар өстенлек итә.

Спиртлы эчемлекләр белән агулануның 170 очрагы үлем белән тәмамланган. Бу күрсәткеч алдагы ел дәрәҗәсеннән 32%ка түбән – ул вакытта республиканың 250 кешесе агуланып үлгән иде.

Татар-информ


Нет комментариев