Алинә Кәримова: «Чын күңелдән ышанган кешеләрем ышанычсыз булып чыкты»
Башкалар, төрлесен кыланып, тамашачы игътибарын яуларга тырышканда, алар үзләрен иҗатлары аша яраттыра. Ике көчле тавыш – Алинә һәм Азат Кәримовларга бергә җырлау авырмы? Ни өчен Алинә шәхси иҗатына өстенлек бирмәгән? Иҗатта аның өчен иң авыры нәрсә? Күпләргә «Җырлыйк әле» аша таныш булган бу пар тапшыруны сагынамы? Алинә КӘРИМОВА белән без әнә шулар турында сөйләштек.
– Алинә, без артистлар турында ниндидер гайбәт, шау-шулы хәлләр аркасында гына ишетергә ияләнеп киләбез. Яшерен-батырын түгел, бүген телдән төшмәс өчен төрлесен кыланалар. Сезгә мондый алымнар ят, ахры?
– Дөресен әйткәндә, мин бөтенләй дә конфликтлар яратмыйм. Безне кечкенәдән әбекәйләр: «Өйдә булган өйдә калсын, бар нәрсәне бөтен дөньяга кычкырып йөрергә ярамый», – дип үстерделәр. Әле монда әйтмәгән килеш тә, дөресме ул, дөрес түгелме, бар нәрсәне синнән дә яхшырак белүчеләр, шау-шу ясаучылар табыла. «Кара пиар» дибез бит, талант белән булдыра алмагач, гайбәт аша үзләренә караталардыр инде. Кайсы артистның игътибар үзәгендә буласы килмәсен инде? Безнең дә килә. Ләкин безне тамашачы ниндидер кыланулар аша түгел, ә җырларыбыз аша яратсын иде.
– Күпләр сезне «Җырлыйк әле» тапшыруы аша белә. Бу җәһәттән төрле сүзләр ишетергә туры килгәндер. Әле дә сезне сагынып сөйләүчеләр бар. Үзегез ул чорны сагынасызмы?
– Әйе, кая гына барсак та, тамашачылар: «Җырлыйк әле»ләр – Азат белән Алинә килде», – дип җылы итеп каршы алалар. Рәхмәт үзләренә! Бик матур тәҗрибә булды ул. Яратып эшләдек. Командабызга, тапшыруыбызның баш мөхәррире Нәҗип абыебызга (Бәдретдинов. – Авт.) зур рәхмәт. Безне сагынган, безнең өчен борчылган тамашачыбыз алдында шулай кисәк кенә китүебез өчен гафу үтенәбез. Тапшыруны алып бара башлаганда, алай тәнкыйть сүзләре ишеттек, дип әйтә алмыйм. Бераз вакыт узгач, ишетелеп алды. Безне яратмаучылар барлыгын да белдек, кайбер апалар үзләре күзгә карап әйтте. Әмма алар белән бераз гына аралашып алгач, фикерләре үзгәрде. Телевидение дөньясының башка четерекле яклары бар – шуны аңласыннар иде. Бар кешегә ярап бетеп булмый, һәм кирәк тә түгелдер. «Җырлыйк әле», бигрәк тә бергә хезмәт куйган командабыз сагындыра. Ләкин аның әле дә югалмавына сөенәбез. Читләргә калдырмадык: үзебезнең Динәбез җәмәгате Илнур белән матур гына эшлиләр.
– Алинә, ни өчен сез шәхси иҗатыгызга өстенлек бирмәдегез, гаилә белән иҗат итү юлын сайладыгыз?
– Менә машинаның өч педале бар бит: газ, сцепление һәм тормоз. Мин – шуларның уртадагысы (көлә). Кызып-кызып китәм кайчак, әмма озак та үтми – сүреләм. Белмим, миңа арттан этеп торучы кирәк микән соң? Гомумән, «Популяр җырчы буласым килә!» дип йөргәнем булмады. Мин генә микән ул шундый? Кайчак хәтта үземне үзем дә аңламыйм. Тамашачы кабул итсә, җырлармын, Алла боерса. Алар – мине канатландырып торучылар, илһамландыручылар.
– Эстрадада парлы җырчылар артык күп дип уйламыйсызмы?
– Минем алар турында уйлаганым юк. Җырчының язмышын тамашачы хәл итә. Ничек җырлауга, үз-үзен ничек тотуга карамастан, һәр җырчының үз тыңлаучысы була. Кемнеңдер сәнгать һәм мәдәнияттән зыян күргәнен ишеткәнем юк.
- Гадәттә, гаилә дуэтларында бер кешенең тавышы көчлерәк була. Сезнең очракта ияртүче һәм ияреп җырлаучы юк – икегезнең дә тавыш көчле. Авыр түгелме ул? Бер-берегезгә ничек җайлашасыз?
– Безнең тавышларны шулай югары бәяләгәнегез өчен рәхмәт! Бер генә авыр ягы бар, ул – тональлек. Азатка җайлы булганда, мин интегәм, миңа уңайлы булса – Азат. Шуңа күрә ике тавышка җырларга тырышабыз.
– Ничек уйлыйсыз, артист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Бүгенге җырчылар нинди сыйфатларны югалтты?
– Мөгаен, бу сорауга җавап бирер өчен миңа иҗат дөньясында озаграк кайнарга кирәктер. Элек ничек булган да бүген ничек икәнен чагыштыра алмыйм. Үземә килгәндә, мин иҗатымда миллилекне саклап калу ягында. Чөнки бары тик өч әйбер генә татар халкын саклап калыр, дигәннәр: динебез, телебез һәм моң. Шуңа да халык җырларына, ретро җырларга өстенлек бирәм. Аларга мәхәббәтне Сарманыбызның атказанган мәдәният хезмәткәре, беренче җыр укытучым Расиха Мөгәлләф кызы Хәмидуллина уятты. Саллы, озын көйләрне өйрәтеп, җыр конкурсларына ул алып барды. Хәзер андый укытучыларны бармак белән генә санарлык. Шулай ук Казан музыка көллиятендә мин – авыл баласында өмет күреп, үз классына алган укытучым Венера Хәсән кызы Гәрәева да һич ишетмәгән, тирәндә яшеренеп яткан халык җырларын өйрәтте. Шөкер, укытучыларымнан бәхет булды.
– Артист тормышына корбан итү хас, диләр. Без моны төрле мисаллар аша да күреп торабыз. Сәхнә хакына хатын-кыз, гаилә бәхетен корбан иткән җырчылар шактый. Сезнең өчен нәрсә мөһимрәк?
– Бу – һәр кешенең шәхси эше. Минем башкалар тормышына кысылырга хакым юк. Үземә килгәндә, гаилә – беренче урында. Аннан соң гына иҗат, эш. Шуларның икесен бергә алып бара алсаң, бу инде идеальлеккә якынаю дигән сүз.
– Шулай да, иҗатта сезнең өчен иң авыры нәрсә?
– Орлык уңдырышлы туфракта гына үсенте бирә. Ә безнең һәр сүзенә игътибар бирелгән, көй белән мәгънәсе тәңгәл сәнгать әсәрләребезне яшәтүчеләр – тамашачыбыз. Иң авыры – тамашачы хозурына кадәр шундый җырларны алып барып җиткерү. Бүгенге тел белән әйтсәк, тиешле реклама. Ә без җырларны иҗат итәбез дә, үзебез күпмедер тыңлап, эшне бетереп куйган булабыз да, орлыкларны шкафның түренә тыгып куябыз булып чыга.
– Тамашачы, димәктән, күпчелек тамашачының зәвыгы сез әйткән сәнгать әсәрләрен кабул итәрлек дәрәҗәдәме? Гомумән, аңа нәрсә кызык, нәрсә кирәк?
– Кызганыч, хәзерге көндә җыр икенче, я бөтенләй дә өченче планда кала. Ә шоу һәм сәхнәдә теләсә нәрсә сөйләү алга чыга. Без, мөмкинлек чыкканда, дөньякүләм, я Россиянең легендар артистларының концертларына йөрибез. Аларның өч сәгатьлек программасында күп дигәндә дүрт-биш җөмлә яңгырый. Концертның калган өлешендә артист үз тамашачысы белән җырлар аша аралаша, аңлаша. Йөрәк түреннән чыккан җыр башка йөрәкләрдә дә үз урынын таба ул. Ә тамашачыны ышандыра алмыйсың икән, димәк, үзең ышандырырлык итеп башкармыйсың.
– Ә сез үзегез җырларны ничек сайлыйсыз? Бүген талантлы авторлар җитәрлекме?
– Беренче чиратта, сүзләренә игътибар итәбез. Шуннан соң гына көенә. Шигырьгә салынган мәгънә үз кичерешләрем, рухым белән тәңгәл килә икән, көен тыңлап карарга була. Ә авторларга килгәндә, чын талант һәм акыл ияләре беркайчан да күп булмаган.
Блиц-сораштыру:
– Сезнең бәхет формулагыз?
– Үзем генә калырга, җәяү йөрергә яратам. Тимәсеннәр миңа. Шундый вакытта гына илһам килә.
– Ачы тәҗрибә?
– Табигатем буенча мин бик хыялый. Кешеләргә артык ышанам. Үзем ачык күңелле булгач, башкалар да шундыйдыр кебек. Юк икән. Чын күңелдән ышанган кешеләрем ышанычсыз булып чыкты.
– Чынга ашмый калган хыялыгыз бармы?
– Бар, әмма ул үткәндә калсын. Ә әлегә чынга ашмаган хыялларыбыз – үзебезнең кулларда. Наратлар арасында, күл янындагы бура йортта яшәргә хыялланам. Рәхәтләнеп черки ашатып, балык тотып утырасым килә.
Лилия Гыймазова, Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев