Июнь ае - эстраданың чибәр җырчысы Алинә Даутова өчен "урак өсте".
Мәгълүм булганча, җырчы Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында читтән торып белем ала. Алинә иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек факультетының 4 курсын тәмамлый.
- Кечкенә бала белән читтән торып уку бик уңайлы. Ә инде сессия вакытында кызымны чиратлашып әниләребез караша. Әле ярый дәү әниләр бар, Ходай аларны сәламәтлектән аермасын! Сәфинәгә 8 ай булды. Тешләре чыга, шуңа бу арада бераз көйсезләнеп тора, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алинә Даутова.
Сәфинә кечкенә булса да, Алинә инде күптәннән концертларда катнашып йөри. "Концертлардан тыш, төрле мәҗлесләрдә дә чыгыш ясарга чакыралар. Баш тартканым юк, тәкъдимнәрне кабул итәм", - ди җырчы.
Интертат.ру сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев