Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Алимент түләмәүчеләргә көн бетә

Гаилә тәрбиясенең кыйммәте турында күп сөйләргә булыр иде. Бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән ата-ана тәрбиясендә үскән баланың киләчәге якты.

Кызганычка, тормышта төрле хәлләр була. Яратышып гаилә корган парларның аерылышу очрак­лары бала язмышында чагылыш тапмый калмый. Әллә нинди акчалар түләсәң дә ата белән ананы алмаштыра алмыйсың. Аерылышучылар, әлбәттә инде, баласын  матди яктан булса да кыенлыкта яшәтмәс өчен алимент акчасына исәп тота, ирен яисә хатынын судка бирә. Болар Россия Федерациясе законнарында да каралган. Аерылышып гаилә җимерелсә, бала күп очракта ана тәрбиясендә кала. Әмма җилкәсеннән йөк төшергән әтиләрнең генә сабыен тәрбияләүгә алимент түлисе килми. Мондый хәлләрнең  ике гаиләнең берсендә кабатлануын   Яшел Үзән Мәшгульлек үзәгендә алиментлар буенча  гражданнарны  кабул итүдә ачык  күрергә мөмкин булды. Яшел Үзән социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге, прокуратура һәм суд приставы вәкилләре, дин әһелләре катнашындагы эш төркеме 20гә якын кешене кабул итте. Һәр очрак аерым каралып, мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсының эше игътибарга алынды.
Яшел Үзән алиментлар түләү  буенча катлаулы районнарның берсе булып тора.

Материалның ахыры газетаның №68 санында.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев