Алексей Туганов:”Яшел Үзәнгә НКОлар өчен ресурслар үзәге кирәк”
2017 елда безнең "Загородный" үзидарәсе "Урман санитары" проекты белән РФ президенты грантына 1нче бәйгедә катнашып җиңүче дип танылды. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен илебез башлыгыннан ярты миллион сум һәм проект партнерларыннан 200 мең сум бүләк биреләчәк. ТОС актив рәвештә өченче сектор - социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларның (СО НКО) мөмкинлекләрен,...
2017 елда безнең "Загородный" үзидарәсе "Урман санитары" проекты белән РФ президенты грантына 1нче бәйгедә катнашып җиңүче дип танылды. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен илебез башлыгыннан ярты миллион сум һәм проект партнерларыннан 200 мең сум бүләк биреләчәк. ТОС актив рәвештә өченче сектор - социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларның (СО НКО) мөмкинлекләрен, микрорайон халкының яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдереп булырлык финанслау чыганакларын өйрәнә. Эшләү дәверендә, актив гражданнарның эшчәнлеге җирле халык тарафыннан нигә яклау тапмаганы һәм якын киләчәктә тапмаячагы ачыкланды. Яшел үзәнлеләргә өченче секторны нәрсә белән ашап булганын, аның мөмкинлекләре турында аңлату зарур. НКО өчен Яшел Үзәндә ресурслар үзәге булдыру зарур, - дип тәкъдим кертте Алексей Туганов, үзе җитәкләгән үзидарә эшчәнлегенең әһәмиятлегенә басым ясап, район Советы сессиясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев