Алексей Песошин киләсе атнада Яшел Үзәндә авария хәлендәге торакта яшәүчеләр белән очраша
Моңа кадәр ТР Премьер-министрының тузган торакта яшәүчеләр белән очрашуы 9 апрельгә планлаштырылган иде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин киләсе атнада Яшел Үзәндә авария хәлендәге торакта яшәүчеләр белән очраша. Моңа кадәр очрашу 9 апрельгә билгеләнгән иде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Мәскәүгә ашыгыч командировкага китү сәбәпле, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның 9 апрельгә 14.00 сәгатькә планлаштырылган авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр белән очрашуы күчерелә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Премьер-министр халыкны бер атнадан соң шушы вакытта кабул итәчәк», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Фото: архив/Илсөя Завилейская
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев