Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алдыйлар, күзләрен дә йоммыйлар

#әйтәмәле

Адым саен калкып чыккан зур кибетләр челтәренең Карл Маркс урамындагысына (Заикин урамы башындагы) йөрим. Мин анда, гадәттә, ипи һәм акция белән сатыла торган товарлар алырга керәм. Менә соңгы өч керүемдә дә мине алдарга тырыштылар.

 

 Товар киштәсендә акция бәясе тора, ә чекта тулы бәясе белән. Әле минем гадәт бар касса янында ук чекны тикшерә торган, чөнки авыз пешкән бар иде. Рәттән өч тапкыр шулай килеп чык­кач, чыдый алмадым мин дә, әйттем тегеләргә әйтәсем килгәннең яртысын. 

 

Менә бит ничек сатып алучыларны алдалап яталар! Ә бит күп кеше тикшереп тә тормый, ышана шуларга, күпме сорасалар, шуның кадәр түли дә, чыгып китә. 

 

Киңәшем шул, нәрсә генә алсагыз да, чекны касса төбендә үк тикшерегез! Алдыйлар, күзләрен дә йоммыйлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев