Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Алданмагыз

Узган атнада Яшел Үзәндә мошенник­лык буенча 10 очрак теркәлгән.

Сәбәбе халыкның бик ышанучан булуындамы, әллә ялганчыларның тагын да остаруындамы?

Әйтик,  48 яшьлек ир сыйфатсыз дару сатып алган өчен акча кире кайтару тәкъдименнән баш тартмавы аркасында 280 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан. 82 яшьлек әбине фатирына кереп алдап чыгып киткәннәр. Ул үзеннән бозык алдырткан өчен  80 мең сум акчасын түләгән. Шулай ук бизнес оештырабыз дип алданучылар да, реклама өчен дип түләүчеләр дә булган. Шулай итеп, ялганчылар кулына барлыгы 1 млн сумнан артык акча шома гына барып кергән. Акча аларга ничек кергән, шулай чыгар анысы. Әмма зыян күрүчеләргә ул кире кайтырмы икән? Алдана күрмәгез.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев