Бер-бер хәл килеп чыкса, дип салып куйган акчаң булса, күңелсезлектән котылу җае бар. Иң мөһиме үз эшенең чын осталарына мөрәҗәгать итәргә. «Наско» иминият компаниясе сезне тормышыгызда көтелмәгән очраклардан саклап, яклап калырга әзер. Чөнки әлеге компания Россиядә әйдәп баручы региональ иминият компаниясе булып, рейтинг буенча 40 иң яхшы иминиятләштерүчеләр рәтендә. Алар тәкъдим иткән программалар да халыкның бөтен төр катламына исәпләнгән. Дөнья хәлен белеп булмый. Бәла-каза теләсә кайчан, теләсә кемнең ишеген шакырга мөмкин. Көн саен диярлек, аварияләр, янгыннар турында хәбәрләр ишетеп, йөрәк «жу» итә. Ярый ла, хуҗалар алдан хәстәрен күреп, йорт-җирен, мал-мөлкәтен иминиятләштергән булса. Шул очракта күпмедер ярдәмгә өмет итә аласың. Алдан кайгырткан, откан дип юкка гына әйтмиләр.
- Мин «Наско» иминият компаниясе белән 4-5 ел хезмәттәшлек итәм. Нигездә машина, йорт-җиремне иминиятләштерәм. Ике машинам, ике йортым бар. Ничек итеп, бәла-казалардан сакланмыйсың ди?! Моңа кадәр башка исемдәге компания белән хезмәттәшлек итә идем. «Наско»га күчкәнемә һич кенә дә үкенмим. Норлаттагы филиал агентлары бик ягымлылар, әйбәтләр. Мин үз йортымда яшәмим, ә төп нигездә төпләнеп калган авыру энемне карыйм. Узган елның ноябрендә энем белән дәваханәдә ятарга туры килде. Үз йортымда тормасам да, җылылыкны сүндергәнем юк. Һәм менә без өйдә юк чакта, торбаларым шартлап авария булган иде. Мин тиз арада иминият компаниясенә мөрәҗәгать иттем. Документларны җыеп тапшырганнан соң, бер айлап вакыт үткәч, 32 мең сумга якын акча күчте. Һәм бу акча авария нәтиҗәсендә килеп чыккан чыгымнарны томаларга бик ярап куйды дип әйтәсем килә. Гомумән, «Наско» иминият компаниясе агентлары үз эшенең чын осталары. Ташламалар да каралган, түләүләре дә әйбәт, - дип сөйли Мулла Илендә яшәүче Роза Саттарова.
Үзең турында үзең кайгыртмасаң, хәзер каядыр ярдәм сорап бара торган замана түгел. Шуңа да һәрнәрсәне алдан уйлау мәслихәт. Мал-туар асраучылар аеруча уяу булырга тиеш. Шәһәрдә генә түгел, ә авыл җирендә дә компания агентлары эшли. Кирәк булган документларны бирү өчен офиска бармасаң да була. Агент өегезгә килеп, барлык кәгазьләрне дә үзе туплый. Төрле очрак булырга мөмкин бит. Авылда яшәүче күп балалы гаиләнең бозавы үлеп китә, шәһәргә кечкенә сабыйларын калдырып барырга мөмкинлек булмый. Агент үзе килеп, кирәкле документларны җыйганнан соң, иминиятләштерүче кыска вакытта акчаны кайтара.
«Наско» иминият компаниясендә гомумән һәр төрле юнәлештә: өй җиһазларыннан башлап, сәламәтлеккә куркыныч янаган бәхетсезлек очракларына кадәр иминиятләштерү каралган. Шунысы гаҗәп: бездә халык автомобилен мәҗбүри булганга иминиятләштерә. Ә үзенең гомере, йорты, саулыгы турында уйламый. Югыйсә, анысы - иң кадерлесе. Әлбәттә, иминиятләштерү бәхетсезлек очракларыннан саклап кала алмый, әмма иминият акчасы медицина хезмәтләрен түләү һәм алдагы көнең өчен борчылмый гына саулыгыңны ныгыту өчен иркенләп җитә. Бүгенге тормышыбыз алдагы көнне кайгыртуны таләп итә. Күреп торсыз, һава торышын алдан искәртеп булмый. Йә давыл чыгып йортларны җимерә, йә су баса, йә мал-туар авырып китә. Шуңа да «Наско» иминият компаниясе белән тыгыз элемтәдә торып, тынычлап яшәсәк иде.
Алия Гаязова
Нет комментариев