Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алар һаман күңелем түрендә

Туфан Миңнуллинның «Укытучылар ашыйлармы икән?» дигән хикәясендә ике малайның укытучыларны, хәтта, ашамыйлардыр, алар изге затлардыр дип уйлап йөрүләре тасвирлана.

Әйе, укытучылар авылга мәдәният, яңалык, аң-белем, мәгърифәт алып киләләр. Җирле халык аларның һәр сүзенә, киеменә, үз-үзләрен тотышына, яшәү рәвешләренә бик нык игътибар итә. Аларның тыйнаклыгы, тәртиплелеге, ягымлылыгы укучыларда аларга карата тирән хөрмәт, мәхәббәт хисләрен уята.
Һәрбер кешенең гомерләр узган саен сагынып, хөрмәт белән искә алган, яраткан укытучылары була. Мин дә 1965-1970 елларда Яшел Үзән районының Түбән Урысбага сигезьеллык мәктәбендә биология, химия фәннәрен укыткан Роза Әдһәмованы һәм физика, математика укытучысы Хәмзә Исмәгыйлевне бик еш сагынып искә алам. Роза апа Күгештә, ә Хәмзә абый Бакырчы авылында туган. Алар икесе дә Түбән Урысбага авылында укытты һәм бергә гаилә корып җибәрде.

Рәшит Сабиров,
Татарстанның халык артисты

Тулы язма газетаның чәршәмбе санында (№2).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев