Шәһәрдә «чын тормыш»ның кичтән башлануын, көндезге «тәртиплелек»нең кичке «тәртипсезлек» белән алмашуын белгәнгә күрә, без дә һөнәр алыштыру вакытын кичке якка калдырдык. Хезмәт 17 сәгать 00 минутта «построение»дән башланды.
Полициядә автомобильдә йөрүче патруль-пост хезмәте иң тынгысыз хезмәтләрнең берсе. Шулай да без хезмәтне кизү тору часте белән танышудан башладык, чөнки ул полициянең «йөрәге». Берсе артыннан берсе шалтырап торган дистәдән артык телефонга җавап биреп өлгерергә кирәк. Кабул ителгән чакыруларга карап полицейскийлар юнәлеше билгеләнә.
Патруль-пост экипажы командиры старшина Евгений Мурзин, полициянең өлкән сержанты Альфред Абдулмәҗитов һәм машина йөртүче өлкән сержант Сергей Баранов экипажы белән йөрибез. Беренче чакыру: Мирныйның Королев урамында бер егетне талаганнар. Җинаятьчеләр турында мәгълүмат әлегә аз. Зыян күрүче бу хакта полициягә бер сәгать узгач кына хәбәр иткән. Хокук сакчылары җинаять кылынуның беренче 40 минутын «ярата», чөнки шул вакытта гына җинаятьчене кайнар эздән тотарга була. Мирный урамнары буенча җинаятьчеләрне эзлибез. Полицейскийларның күзләре бик «очлы», Столичная урамында юл буенда яткан кешене алар әллә кайдан күреп алды. Юл өсте, машиналар тыз-быз йөри, шуңа карамастан, бу кешегә беркем дә ярдәм итмәгән. Аның нык туңуына карап, кар өстендә озак ятканлыгын аңларга була. Исерек икәнлеге дә күренеп тора. «Ашыгыч медицина ярдәме» чакыртылды. «Ехали на грабеж, приехали к пьяному!» - дип хәбәр итте экипаж командиры эчке эшләр бүлегенә. Дөрес, 03 машинасы тиз килеп җитте, әмма талаучыларны эзләү өчен кадерле минутлар кулдан ычкынган иде инде.
Чиратта - «Тирнополь» участогы. Рациядән тоткарланучы турында мәгълүмат бирелде. Штрафын түләмәгән исерек ирне вакытлыча тоту изоляторына алып китәргә кирәк.
Тоткарланучының кулы шешкән булып чыкты. Андый очракта изоляторга урнаштыру мөмкин түгел. Туры юл - дәваханәгә. Әмма бу аны җаваплылыктан азат итми.
Чираттагы чакыру «Мәйдан» участогына (бу пункт колхоз базары территориясендә). Монда да штрафын түләмәгән ир. Ул бик акланырга тырышса да, закон булгач закон. Хәзер аңа да суд карар чыгарганчы изолятор «рәхәтлекләрен» күреп чыгарга туры килер.
Кыска гына вакыт эчендә күпме вакыйга! ППС экипажы иртәнге сигезгә кадәр кизү торырга, шәһәрнең төнге актив тормышын күрергә тәкъдим итеп караса да, вакыт кысан булу сәбәпле җилкәгә авыр йөк булып салынган полицейский кителен салырга туры килде. журналистны аягы ашаткан кебек, хокук сакчыларының да хезмәте майлы аш түгеллеге тиз аңлашылды.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Инзилә Зыятдинова фотосы.
Нет комментариев