Актив өлкәннәр өчен
Татарстанда пенсия яшендәге һәр дүртенче кеше эшли.
ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы «Актив озын гомерлеләр»-«Активное долголетие» пилот проектын гамәлгә ашыра башлый. Аның өстенлекле бурычы – өлкәннәрне шөгыльләндерү һәм эшкә урнаштыру.
Әлеге программа кысасында өлкәннәрне компьютер грамотасына өйрәтү, бию дәресләре һәм башкалар да кертеләчәк. Шулай ук пенсия яшендәге кешеләрнең теләгән очракта квалификациясен күтәрү дә күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев