Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Актер Василий Лановой вафат

Гыйнвар башында ул коронавирс белән авырый.

СССРның халык артисты Василий Лановой 87 яшендә үлде. Бу хакта аның хатыны Ирина Купченко хәбәр итте. Лановой инде берничә атна, коронавирустан соң катлауланулар аркасында, хастаханәдә булган.

Лановойның хәле пәнҗешәмбе, 28 гыйнварда кинәт начарая. Аны реанимация бүлегенә күчерәләр. Моңа кадәр бер көн алдан Лановойга операция ясыйлар, аннан соң ул үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырыла. Артистның хәле бик авыр дип бәяләнә.

"Алые парус", "Офицерлар", "Анна Каренина" һәм башка бик күп фильмнар йолдызы 2021 елның беренче көнендә үк үзендә коронавирус симптомнары сизә. Актер тест ясата һәм 2 гыйнварда уңай нәтиҗә ала. Аның хатыны Ирина Купченко да инфекцияләнгән.

 

Василий Семёнович Лановой 1934 елның 16 гыйнварында Мәскәүдә туган. 1947 елда ЗИЛ Мәдәният сарае каршындагы театр студиясендә шөгыльләнә башлый, анда ул сәхнә осталыгының беренче дәресләрен ала. 1953 елда МДУ журналистикасы факультетына укырга керә, ләкин анда ярты ел гына укый. Аннары Б.Щукин исемендәге Театр училищесына укырга керә.

Әле уку вакытында 1954 елда ук үзенең «Аттестат зрелости» фильмында төшә, ә 1956 елда «Павел Корчагин» фильмында төп рольне уйный. 1957 елда Театр училищесын тәмамлый. 1957 елдан - Е. Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театры актеры, анда Фортинбрас («Гамлет»), Маяковский («Конармия»), Цезарь («Антоний и Клеопатра»), Пушкин («Шаги Командора»), Троцкий («Брестский мир»), Джордж Бернард Шоу («Милый лжец») һәм башка бик күп рольләр уйный.

Шул ук вакытта күп кенә фильмнарда: «Павел Корчагин» (1957), «Алые паруса» (1961), «Война и мир» (1965-1968), «Офицеры» (1971), «Семнадцать мгновений весны» (1973), «Анна и Командор» (1974) да төшкән.

Соңгы роле “Чужой дед” (2016) киносында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев