Әтәч шундый матур иде: үзе купшы, үзе гаййәр, тавышы моңлы һәм яңгыравыклы, янында тавыкбикәләр биеп кенә йөриләр иде. Шул рәвешчә яшәргә дә яшәргә генә иде дә бит, ләкин Хуҗа әтәчне бүген казанга җибәрергә карар кылды. «Алмаштырырга вакыт җитте, аннары бүген кунаклар сыйлыйсы бар», - диде ул. Кешелекле йөрәк әтәчне бик кызганды, ләкин салкын акыл җиңеп чыкты: «Тормыш кануны шулай. Шулай булган, шулай булачак!» - диде ул.
Локман Хәкимне төштә күрдем
Төшемдә Локман Хәкимне күрдем. Аның меңенче яше белән барган чагы икән.
- Мең яшькә җитеп, Сез нәрсә аңладыгыз?- дип сорадым.
- Күпме яшәсәң дә, кеше гомеренең кыска икәнлеген аңладым. Мең ел эчендә тәнем дә, йөрешем дә куәтләрен югалтты, әмма Раббым биргән акыл көчем, рухым торган саен көчлеләнә бара. Акыл - яшьтә түгел, башта икән, дип җавап бирде хикмәт иясе.
Мөселман булып яшәү бәхете
Безгә мәҗүсилекнең кыргый йолаларын сурәтләгән күп китаплар укырга, фильмнар карарга туры килде. Мәсәлән, җиденче сыйныфта укыганда (1953нче ел), рус язучысы Сергей Сёмушкинның «Алитет тауларга күчә» дигән романын укыган идем (әлбәттә, татарчага тәрҗемәдә). Анда мәҗүси чукчалар тормышы күрсәтелгән. Мәҗүси яшәештә нинди генә кыргый, вәхши йолалар юк! Шуларның берсе: кеше картайгач яки авырый башлагач, аны өйдән алып чыгып болан җигүле чанага утыртып, алтмыш чакрым ераклыктагы кыргый һәм буш җиргә илтеп ташлыйлар. Мондый бәндәнең газапланулары, кичерешләре коточкыч. Әгәр дә ул соңгы хәле, соңгы тырмавышы белән өйгә әйләнеп кайта калса, иң зур гөнаһ иясенә санала: бернигә дә карамыйча, бичараны кыйнап үтерәләр. Балаларны сую йоласы да бар. Китапны укыганга алтмыш өч ел узса да, менә бу җөмлә һаман да йөрәкне тырнап хәтердә тора: «Ай, куркыныч, бик куркыныч! Алитет Тыгрена малае Айвамның баш очында пычак уйнатты».
Икенче бер мисал: 1988 елда «Нараямага сәяхәт» дигән япон фильмын караган идем. Анда Япониядәге мәҗүсилекнең җан тетрәткеч кыргый йоласы тасвирлана. Монда, кеше картайгач яки авырый башлагач, мәҗүсилек йоласын үтәү йөзеннән, аны, Нараяма дигән тауга алып барып, кыя киртләчләренә утыртып яки яткырып куялар да өйләренә кайтып китәләр. Фильмда бер егетнең авыру анасын ничек итеп тауга күтәреп баруы сурәтләнә. Кыя араларында йөзләгән козгын көтүләре каркылдап оча. Киртләчләрдә шыр ялангач кеше сөякләре. Егет әнисен киртләчләрнең берсенә утыртып калдыра. Йола буенча, бер сүз дә әйтергә ярамый. Егет белән ананың бу котылгысыз хәлдәге күз карашлары әле дә күз алдымнан китми. Әнисен калдырып киткән егет, бераз баргач, кире борыла. Моны карап торган анасы, ачыргаланып, ике кулын өскә күтәреп, йодрыкларын селки, тизрәк кайтырга ымлый, чөнки кире килү һәм килгәнне кабул итү - коточкыч гөнаһ. Бичара егет өзгәләнгән бәгырь белән авылга кайтып егыла.
Коръән Шәриф кануннары мәҗүсилекнең кыргый йолаларын катгый рәвештә тыя. Мәҗүсилекнең кыргый йолалары йөрәкне ничек телгәли. Әлхәмдүлилләһи шөкер, без - мөселманнар. Без кыргый йолалардан тулысынча азат. Мөселман булып яшәү бәхете йөрәкләрне рәхәт җылыта.
«Дәһри» дигән сүзгә аңлатма
«Дәһри» - коточкыч сүз! Ул «атеист», ягъни «алласыз» дигән мәгънәдә йөри. «Дәһри» дигән сүз каян алынган соң? «Дәһри» сүзе гарәпчә «дәһру» сүзеннән алынган. Коръән Кәримнең «тезләнү» дигән 45нче сүрәсенең 24нче аятендә «дәһру» дигән сүз бар. «Дәһру» татарчага «вакыт» дип тәрҗемә ителә. Аятьнең татарчага тәфсире болай була: «Имансызлар әйттеләр: «Без бу дөньяда гына яшибез. Үлгәннән соң терелү булмый. Бөтен нәрсәгә бары тик «Вакыт» («Дәһру») кына хуҗа. Вакыт кешене бар итә, яшәтә, үтерә».
Атеистлар (алласызлар) барлык нәрсәнең хуҗасы - Вакыт саныйлар, менә шуларны дәһриләр дибез.
Ә вакытның үзен кем барлыкка китергән? Мәңгелекне кем барлыкка китергән? Дәһриләр бу сораулардан качалар.
Мәңгелекне барлыкка китерүче - мәңге бар, мәңге тере, мәңге уяу бердәнбер Раббыбыз Аллаһ Тәгалә.
Тукай һәм Тау ягы
Халкыбызның бөек улы Габдулла Тукай турында сүз барганда: «Аны мәшһүр Казан арты биргән!» - дип кенә җибәрәбез, Тау ягы турында искә дә алмыйбыз.
Һәр ягы урман булган атаклы Кырлайдан киткәч, Тукай унике ел буе Җаекта яши, монда аны, нәкъ Кырлай авылы кебек үк, үзенең урманнары белән данлыклы Кайбыч авылында - Тау ягының гүзәл бер почмагында туып үскән Мотыйгулла хәзрәт кеше итә: ул аны үзенең мәдрәсәсендә ун ел буе укыта, рухи остазы, мөгаллиме, тәрбиячесе була. Мотыйгулла хәзрәттә укып, Тукай гүзәл нәтиҗәләргә ирешә: гарәп, фарсы, төрек телләрен иң камил дәрәҗәдә үзләштерә, изге Коръән Шәрифне гаять тирәнтен өйрәнеп, гаять матур мәкам белән укыган. Укыган бер аятен шунда ук татарчага тәрҗемә итеп бара алган, фән нигезләрен тирәнтен һәм төпле үзләштереп, дин һәм фән бергәлеген камил аңлау дәрәҗәсенә күтәрелгән; рус телен һәм әдәбиятын татар теле шикелле үк тирәнтен үзләштергән, Пушкинның «Подражания к Корану» («Коръәнгә иярүләр») дигән әсәрен укып, бик нык тәэсирләнгән.
Мотыйгулла хәзрәтнең улы Камил Мотыйгый (1883-1941) шагыйрьнең дусты, фикердәше һәм эчкерсез ярдәмчесе булган. Мотыйгыйлар шул заманда бөтен татар иле өчен бәяләп бетергесез зур эш башкарганнар: «Фикер» газетасын һәм «Әлгасрелҗәдит», «Уклар» журналларын чыгарганнар. Тукай өчен киң әдәбият мәйданы ачылган. Нәкъ менә шул мәйданда зур шагыйрьгә әверелеп, Тукай Казанга килгән.
Тукай белән Камил Мотыйгый арасында зур охшашлыклар бар: икесе дә талант ияләре, икесе дә гаять моңлы җырлыйлар. Камил үзенең концертлары белән бөтен Рәсәйне гизеп чыккан, ул да Тукай шикелле әдәби әсәрләр язган. Мәсәлән, «Безнең Мәрьям» дигән романы 1904 нче елда басылып чыккан. Ул Коръән Кәримнең татарчага тәрҗемәсен дә ясаган, бу хезмәте 1904 нче елда дөнья күргән. (Бу хезмәт «Шура» журналында басыла башлады: 2016нчы ел, №14)
Димәк, Тау ягының йөзек кашы булган Кайбыч авылыннан чыккан кешеләр Тукайны тәрбияләп, аңа иң югары дәрәҗәгә ирешергә юл ачканнар икән. Шулай булгач, Тукай әсәрләре тукымасында Казан арты сөйләме генә ятмый. Мотыйгулла хәзрәтнең сөйләмендә, әлбәттә, Кайбыч ягы үзенчәлекләре нык сизелеп торгандыр, һәм бу - ун ел буе уку дәверендә Тукайга да йогынтысын ясагандыр. Шулай булгач, Тукай әсәрләрендә Кайбыч ягы аһәңнәре дә яшеренгән.
Җан һәм күңел
Аллаһ Тәгалә яратылыш вакытында (Әлмисакта яки Фитратта дип тә әйтәбез) безнең җаннарыбызны үз нурыннан яраткан. Шуңа күрә дә Раббыбыз һәркайсыбызны бер үк вакытта берьюлы күреп, ишетеп, уйлаган уйларыбызны шундук белеп тора. Һәркемнең күңеле - үзе бер галәм, дөресрәге, күңел бөтен галәм сыярлык киң итеп яратылган.
Соңгы чәчәкләр
Мин, сиксән яшьлек аксакал, гомер кышын татып яшим. Аллаһка шөкер, бакчадагы соңгы чәчәкләр кебек, гомерем кышын шатланып каршы алдым һәм шул турыда мондый шигырь дә яздым:
Соңгы гөлләр шау чәчәктә чакта
Өсләренә тәүге кар ява.
Тәүге карлар бик вакытлы ява,
Һич үпкәләп булмый аларга.
Язмышлары шулай булгангадыр,
Бакчадагы соңгы бу гөлләр
Ак карларны сөеп каршылыйлар,
Һич кенә дә боек түгелләр.
Алар әнә шау чәчәктә килеш
Ак карларга күмелә баралар,
Әйтерсең лә, карлар кочагында
Тынычлык һәм бәхет табалар.
Соңгы гөлләр безнең күңелләрдә
Шау чәчәкле хәлдә яшиләр.
Кыш салкынын сизмичә дә кала
Бу бакчада йөргән кешеләр.
Равил Сәйфетдинов,
Татарстанның атказанган укытучысы, Мулла Иле авылы имам-хатыйбы.
Нет комментариев