«Әкият» курчак театры режиссеры вафат булган
«Әкият» курчак театры режиссеры, 50 елдан артыграк гомерен шушы театрга багышлаган Людмила Дьяченко якшәмбе көнне 80 яшендә вафат булган.
Бу хакта оешма сайтында хәбәр ителә.
«Людмила Александровна, ярты гасырдан артыграк гомерен курчак театрына хезмәт итүгә багышлап, һәрвакыт театр эшчәнлеге үзәгендә торды, театрыбыз тарихының саклаучысы булды, иҗаты белән Казан курчак театрын илдә иң танылган театрларның берсенә әйләндерде», – диелгән хәбәрдә.
Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Дьяченко үзенең эшчәнлеген 1972 елда башлап җибәргән. Режиссер 100дән артыграк спектакльне сәхнәгә куеп, күбесе «Әкият» театрының алтын фондына кертелгән. Алар арасында – «Машенька и медведь», «Морозко», «Чертова мельница», «Буратино», «Волшебные сны Апуша» һәм башка бик күп спектакльләр.
Исегезгә төшербез: «Әкият» курчак театры быел 3 номинациядә «Алтын битлек» премиясенә лаек булды.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев