Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Акъегет Сабан туе күңелгә нур чәчте

Бик тә эссе һәм кояш кыздыруга карамастан, Акъегет бәйрәмгә халыкны күп җыйды. Быел сагындырып кына килгән Сабан туен китапханәче Рәйсә Борһанова алып барды. Беренче карашка мин аны читтән чакырганнар диеп уйлаган идем. Чөнки шуның кадәр оста, халыкны уеннарга чакырып, дәртләндереп, һәркемнең күңелен күрде.

Өлкәннәр дә, балалар да бер-берсе белән җитезлек һәм тизлеккә ярышты. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Бу уеннарда катнашырга дип туган якларына Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә кайткан иде.
Миңа калса, иң күңеллесе чүлмәк вату һәм арбага утырып ярышу булгандыр. Монда катнашучыларның җиңү өчен бар көчләрен бирүләре яхшы күренде. Алып баручының төртмәле, мәзәк сүзләре белән аеруча кызык барды. Бер абзый бигрәк актив иде. Бер генә уеннан да читтә калмады, афәрин дип, сокланып утырдым үзенә.
Традицион көрәштән башка нинди Сабантуй булсын инде. Акъегет Сабан туе батыры булып Яшел Үзән егете Айдар Әхмәтов калды. Чын күңелдән котлыйбыз!
Илсөя Завилейская
Тулы фоторепортаж - http://yashel-uzan.ru/component/k2/item/11731-ak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев