Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акъегет мәктәбендә әтиләрне зурлаганнар

Мәктәбебездә бик күп чаралар үткәрелә. Шулай ук спортка аеруча игътибар бирелә. Күптән түгел генә әтиләребезне дә чакырып бәйрәм ясарга уйладык.

Бу чараны физкультура укытучысы Рәшидә апа Борһанова оештырды. Кичәнең беренче өлешендә укучылар концерт номерлары күрсәтте, ә икенче өлешендә "Әти һәм мин" дип исемләнгән күңелле старт ярышлары үткәрелде. Спорт уеннары бик күп төрле булды. Ярышларда әтиләребез хәтта безне узып та китте. Шулай ук спорт темасына интеллектуаль уен да үз урынын алды.
Кичә бик күңелле узды, бөтен укучылар һәм укытучылар чын күңелдән ял итте, көч биреп торды. Әлбәттә, әтиләребез монда да безгә үрнәк күрсәтте.

Регина Гатауллина,
Акъегет мәктәбенең VII сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев