Акъегет авыл җирлеге бәйрәмгә әзерләнә
Бөек Җиңүнең 75нче язына да җиттек. Юбилейлы бәйрәмне районыбызның күп кенә авыллары матур үзгәрешләр белән каршы ала.
Акъегет, Юынчы, Бакырчы авылларында, Карамалы Тау бистәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов ярдәме белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм туган якларына җиңү белән кайткан якташлары исемлеге яңартылды. Бүген инде авылга кайту бәхетенә ирешкән ветераннарыбыз арабызда юк диярлек. Һәм аларның исемнәрен дә мәңгеләштерү төп бурычыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев