Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акчалары арта

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясендә янгын сүндерүчеләргә хезмәт хакын арттырырга вәгъдә итте.

Мондый карарны ул гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Рәфис Хәбибуллин мөрәҗәгатеннән соң кабул итте. 

Ул хәбәр иткәнчә, 2020 елда федераль янгын хезмәте хезмәткәрләренә хезмәт хакын 32 мең сумга кадәр күтәрәчәкләр. Шул ук вакытта республика янгын сүндерүчеләренең уртача хезмәт хакы 24 мең тәшкил итәчәк. Хәбибуллин янгын сүндерүчеләр алдында торган мәсьәләләрнең әһәмиятен исәпкә алып, Президенттан аларны хезмәткә түләүдә дә тигезләүне сорады. Рөстәм Миңнеханов бу карарны үтәү өчен күпмедер вакыт кирәк дип килеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев