Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акчабызны суга салмыйк

Яшел үзәнлеләр мошенниклар кармагына эләгүләрен дәвам итә.

Берәүләр алдый, икенчеләре алдана тора. Хәзер инде, улың яисә кызың юл-транспорт фаҗигасенә эләкте дип, ялганлауларга ышанучылар беткәндер дисәк тә, бик ялгышабыз икән. Әледән-әле табыла андыйлар да. Аферистлар да элеккеге өйрәнелгән ысулларын ташларга ашыкмый.

Шәһәрдә яшәүче 85 яшь лек әби, юл фаҗигасен чыгарган улын коткарам дип, 100 мең сум акчасыннан язган. подъезд төбенә билгесез ир-атка хәләл акчасын калтыранган куллары белән үзе чыгарып тоттыр ган. Җинаятьчеләрдә оят юк инде ул. Нишлисең бит. Ышанучан өлкәннәрне төп башына утырту аларга берни дә тормый.
Мошенниклар кулында бик күп кеше язмышлары хәл ителә. Алар кешеләр талауның әллә нинди ысулларын уйлап таба. Соңгы вакытта онлайн рәвештә кеше исеменә микрозаймнар алу очраклары да ешайган. 32 яшьлек васильеволы үз исеменә кемнәрнеңдер 10 мең сум микрозайм алуларын белгәч, полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.
Сайтлар аша алдаулар да бик модада. Нәрсә булса да сатам дип, алдап игълан эләләр һәм кешеләрне кәк ре каенга терәтәләр дә куялар. Әмма кыйммәтле товарны арзан бәягә алырга теләүчеләр үзләре дә нык ялгыша. Бушлай сыр тәбәдә генә була шул. 26 яшьлек ир-ат, Айфон телефоны алам дип, 27500 сум акчасын ялганчыларга күчергән. Нәтиҗәдә, ни телефон юк, ни акча дигәндәй. Хәзер алданмыйча гына читтән торып әйбер дә сатып ала алмыйсың.
«Татар тотып карамый ышанмый» дигән әйтем монда урынлы булыр иде, мөгаен. Акчаңны бик тикшергәннән соң гына бирү ышанычлырак шул. Анда да әле 100 процентка түгел.
Тагын бер очракны язмый булмый. Карамалы Тауда яшәүче 34 яшьлек хатын-кыз «ВКонтакте» кушымтасы аша телевизорга детальләр сатып алмакчы булып, шулай ук ялганчылар ятьмәсенә эләккән. Ул өч меңгә якын сум акчасын аферистлар кесәсенә салган.
Ничә сум булмасын, берәүнең дә акчасын суга саласы килми. Шуңа күрә, ялганчылар тулы бу заманда җиде тапкыр үлчәп, бер тапкыр кисәргә кирәклеген онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев