Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акча биреп укыткан дога дөресме?

Үлем турында гел белеп, ишетеп торсак та, үзебезгә кагылмас төсле тоела. Ә бит үлем безне һәрвакыт сагалап кына тора. Беркем дә аның кайчан киләсен белми.

– 3се, 7сен һәм 40ын үлгән көннәнме, әллә җирләгәннән алып саныйлармы?
– Бу, шулай ук, авылның үз тәртибенә карый, төрле җирдә төрлечә исәплиләр. Гомумән әйткәндә, Ислам дине нумерология дине түгел.

– Кабер ташын ничек урнаштыру дөрес була?
– Мәет күмелгән урынга, каберлекләрне хөрмәт итү йөзеннән билгеләп кую өчен, таш куярга кирәк. Чардуганны исә, электән мал-туар таптап йөрмәсен дип тә тотканнар. Хәзер инде зиратларыбыз койма белән әйләндереп алынган. Фотосүрәткә килгәндә, Ислам динендә мактаулы эш түгел, ә харам.

– Мәет ашында мулла вәгазь сөйли. Һәм ул шундыйрак сүзләр җиткерә: «Үлгән әти-әниләрегез өчен балаларының кылган догалары гына барып ирешә. Әрвахлар балалардан өмет итә, муллага күпме генә акча бирсәгез дә, ярдәм итә алмыйсыз», – ди. Ә ник соң алай булгач, коръән ашлары уздырабыз, мәчеткә кереп, сәдака бирәбез?
– Әти-әниләр исән чакта, күңелләрен күрәбез, күчтәнәчен алып кайтабыз, ләкин дөньядан үтеп киткән кеше боларның барысыннан да киселгән һәм аңа рухи кыйммәт кирәк. Баласының дөньяда изгелек кылып яшәве мөһим. Рәсүлебез әйткән: «Дөньяда бернинди акчага да сатып ала алмаслык әйбер – үзеңнән соң изге бала калдыру», – дигән. Әҗер һәм савап сатып ала торган нәрсә түгел. Коръән укуның әҗер-савабы бар, иншаАллаһ. Мулланың әйткән сүзләрендә хаклык та бар, акча бәрабәренә җаваплылыкны өстегездән төшермәгез. Көн-төн җан һәм тән хезмәте күрсәтергә тиеш буласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев