Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акчасын кая куядыр...

Тик акча корты булуы үзәгемә үтте, чистый...

...Хөрмәтле редакция, мин дә сезгә күңелемдәгене бушатырга булдым әле. Зарланасым да килми, ни дисәң дә үз ирем.

Без инде күптән бергә. Соңгы вакытта мин иремне аңламый башладым, бер-беребездән ераклашабыз кебек. Хәзер ул миңа бөтенләй ят тоела. Ни булганын, эшнең нидә икәнен аңлый алмыйм.

Без һаман җитешлектә яшәдек. Өйләнешкәндә ирем шундый шарт куйды: мин өйдә утырам, хуҗалык белән шөгыльләнәм, балалар тәрбиялим, ә ул безне тәэмин итә. Дөресен генә әйткәндә, мин моңа шат идем. Офиста иртәдән кичкә кадәр бөкерәеп компьютер каршында утырасы юк. Мондый бәхет һәркемгә дә тәтеми. Өйдәге эшләрне мин яратам, тәмле пешерәм, кул эшләре белән шөгыльләнәм. Шулай яхшы гына барды: йорт ялт иткән, өстәл тулы ризык, балалар һәм ирем энәсеннән җебенә кадәр каралган.
Аннары иремне күтәрделәр, хезмәт хакын да ике мәртәбә күбрәк түли башладылар. Без моны билгеләп уздык – бәйрәм оештырдык. Шунда иремә:

– Әйдә, – мин әйтәм, –Төркиягә барып кайтыйк, алайса беркайда да булганыбыз юк. Ял итәрбез, рәхәтләнеп су коенырбыз.

Ә ул миңа шундый җитди итеп:

– Кая да булса барып ял итеп йөрергә вакыт юк, эш күп, бераз көтик, – дип җавап бирде.

Һәм кайчан гына ял итү турында сүз кузгатсам да, гел шул җавап. Ярар, дим, бәлки чынлап та эш күптер. Аннары машина сорадым. Кыйммәтлене түгел, балаларны мәктәптән алыр­га, түгәрәкләргә йөртергә. Ирем җилкәләрен җыерды да, акча юк, диде.

Мин аңа: «Ничек инде юк, син хәзер елдан артык бик шәп хезмәт хакы алып эшлисең, инде бер генә машиналык та түгел анда», дим. Ничек акырганын ишетсәгез! Өстәлдә торган вазаны да алып идәнгә томыр­ды, хәтта. Бу сөйләшүгә кабат кайтырга теләсәм дә, ул партизан кебек дәшмәде. Бар сүзе – акча юк!

Җыядыр инде, дип уйладым, кара көнгәдер. Әмма алай булып чыкмады. Счетында ниндидер тиеннәр генә. Ничек белдемме? Чынлап та күпме акчабыз барлыгын бик тә беләсем килде. Әйе, кеше телефонында актарыну – начар, ә нишлим? Мин бит хатыны, ниндидер ят апа түгел. Ул ваннага кереп киткәнен көттем дә, карадым.
Вобщем, анда бернинди дә җыелган сумма юк иде. Банклардан килгән смс­ларны укыдым да, уйга баттым. Шуның кадәр акчаны кая туздыра икән соң бу? Үземнең әлеге тикшеренүем турында әйтмәдем, әлбәттә.

Кабат машина турында сүз кузгаттым. Автобуста йөреп туйдым чөнки, бернәрсәгә өлгереп булмый. Ә ул кабат үзенекен «бөгә» – акча юк! Ничек инде юк, дим, син шуның кадәр акча эшлисең, кая куясың соң аны? «Менә син барысын да туздырасың! Үзеңнең дурацкий вак-төякләреңә, ашарга!» – дип, тагын акырынырга тотынды.

Бу сүзләре минем йөрәгемә кадалды. Мин, әлбәттә, ашауга экономияләмим, ирем үзе дә тәмле ашарга ярата. Җиләк-җимеш, яшелчәләр балаларга гел алам. Әмма шуның кадәр суммага түгел бит!

Ачуымнан дәфтәр ачтым, чыгымнарны язып бара башладым. Кем шулай эшли, мине аңлар. Бөтен тиеннәргә кадәр исәпкә алдым, чекларын җыеп бардым. Картадагы акчаның чыгымнарын да исәпләп, язып бардым.
Бик кызык нәрсә килеп чыкты: йортка, гаиләгә мин туздырган акча иремнең ярты хезмәт хакын да тәшкил итми, ә калган яртысы кайда? Бернәрсә дә аңламыйм. Ул мине ни дип алдалый икән? Башка төрле уйлар керә. Нигә ул үзен шулай тота? Нәрсә яшерә?


Балаларның каникул вакыты, ә иремнең отпус­к­асы җитте. Аңа әйтмичә генә барыбызга да путевкага заказ бирдем, самолетка очсызрак билетлар да таптым. Отель тыйнак кына, өч кенә йолдызлы. Булмагае! Бәхет андамени! Инде ничек рәхәтләнеп ял итүебез, балаларга мондый ялның ошавы турында уйлап, хыяллана башладым. Хет дөнья күрерләр бераз. Безнең керемнәр белән чагыштырганда суммасы кыйммәт тә чыкмады.
Кич белән иремә бу хакта әйтеп, факт алдына куйдым. Барабыз и все!
Ух, ни булдыыы! Юк, ул балалар алдында скандал күтәрмәде, агарынды-күгәренде, әммә тешләрен кысып түзеп калды. Балаларны урамга чыгарып җибәргәч кенә миңа әйт­мәгәне калмады. Мин, бөтенләй экономия дигән сүзне дә белмәгән акча туздыручы, икән. Өйне карыйсы урынга тузга язмаган яллар уйлап чыгарам һ.б., һ.б. Бер сүз белән әйткәндә, аңарда бер тиен дә юк, барысын да миңа биреп бара, ә мин барлык акчаны туздырып барам.

Шунда мин теге дәф­тәремне чыгарып күрсәттем. «Ничек инде акча юк, менә кара, өч ай дәвамында бөтен чыгымнарны язып бардым, һәр тиенне исәпкә алдым: балалар түгәрәкләре, коммуналка, бензин – барысы да биредә. Исәп буенча, синең хезмәт хакыңның яртысы гына тотыла. Ә икенче яртысы кагылмаган килеш. Менә шуңа барабыз ял итәргә!» – дидем.

Ул: «Син исәпләгән, син түлә! Бернәрсә дә белмим! Диңгезгә барасың киләме? Экономиялисең бар иде! Бу дәфтәреңә теләсә нәрсә язып була! Мин иртәдән төнгә кадәр эшлим! Ә син өйдә утырасың, күрәсең, бер эшең дә юк, юк-бар уйлап чыгаргансың!» – дип җикеренде.

Мин елар чиккә җиттем. Бер яктан ул хаклы кебек. Ул табучы, тик мин дә дивана түгел бит! Мәктәптә математика укыдым. Керем белән чыгымнарны исәпләү өчен академик булырга кирәкми. Пыр килеп әрләштек! Ирем җен кебек психланып эшкә чыгып китте, ә минем хәтерем калды, күңелем тулды. Үзе миннән хуҗабикә ясады да, хәзер битәрли. Акчаны яшерен генә кайдадыр туздыра. Әз сумма түгел, между прочим, ә миңа әйт­ми. Ниндидер авыр хәл гаиләбездә, тупик. Менә сезгә язып, уртаклашыр­га булдым. Бәлки кемдер бу хәлдә булгандыр, берәр киңәш бирер. Үзем нишләргә дә белмим...

Сәлам юллап, Камилә. (Яшәгән урынымны күрсәтмәгез)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев