Акча алып ятучыларны эшләтергә ярамыймы икән?
#әйтәмәле
Татарстанга Африкадан эшче куллар кайтаралар дигән яңалыкны ишеткәч, чәчләрем үрә торды, билләһи. Инде элеккеге союздаш республика халкы гына җитмәгән, болары да кирәк икән безгә. Имеш, эшләргә кеше юк.
Ә мәшгульлек үзәгендә исәптә торучыларны кая куярга? Дөньяның җиденче чатыннан, бөтенләй безнең өчен чит мохиттә яшәгән кешеләрне китергәнче, шул акча алып ятучыларны эшләтергә ярамыймы икән? Башка сыймый бу минем.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев