Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ак юл сиңа, чыгарылыш сыйныф укучысы!

Әле кичә генә мәктәп укучысы булган, дәресләр, имтиханнар, репетиторлык дип борчылып йөргән егет-кызлар бүген инде олы тормыш юлына аяк басты.

Кулда гомуми белем бирү турындагы өлгергәнлек аттестаты һәм бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре.
Әйе, әле кайчан гына төн йокыларын калдырып, имтиханнарга әзерләнгән укучылар азрак булса да җиңел сулап куйды кебек. Шулай да иркен сулыш алырга иртәрәк, тормышларында иң җаваплы чорлары – һөнәр сайлау һәм югары уку йортларына документлар тапшыру вакыты җитеп килә.
Зеленодольск муниципаль районы һәм шәһәрендә быел IX сыйныфны – 1477, ә XI сыйныфны 560 егет-кыз тәмамлады. 2022 елгы БДИның башлангыч нәтиҗәләренә килсәк, 513 чыгарылыш сыйныф укучысы рус телен тапшырган. Уртача балл – 74,73 (ТР – 72,82). 209 кеше 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган, бу БДИ тапшыручыларның гомуми саныннан 40,74 процентын тәшкил итә. Математиканы профильле дәрәҗәдә 264 укучы биргән, уртача балл 66,35 (ТР – 64,06). 53 кеше 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган, бу математика буенча БДИ тапшыручыларның 20,08 процентын тәшкил итә. Ә инде сайлау буенча фәннәрнең уртача баллы рес публиканың уртача күрсәткечләреннән югарырак. Газетаны язмага әзерләгәндә генә инглиз теле фәненнән нәтиҗәләр билгеле булды. Бүгенге көндә безнең районда 8 чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханны 100 баллга һәм 311е югары баллга тапшыр ган (80 һәм аннан да күбрәк балл). Бу әле якынча нәтиҗәләр, югары баллга тапшырган егет-кызлар белән газетабызда, һичшиксез, таныштырачакбыз.
Медалистлар са ны на килсәк, аңа дәгъва итүче егет-кызларның 58е дә үз медальләрен раслаган.
Узган уку елына нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: укучыларның уңышлары сөендерерлек. 3нче гимназия укучысы Андрей Цапок «Умники и умницы» Бөтенроссия интеллектуаль викторинасының Республика сайлап алу туры җиңүчесе һәм «Тархан» телевизион тарихи-мәдәни конкурсында җиңүче булды. Шул ук гимназиянең кызлар командасы Мәскәү шәһәрендә гольф буенча Бөтенроссия ярышларында III урынны яулады. А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицей укучысы Дарья Максимова – рус теле буенча «Мы грамотеи» Бөтенроссия интеллектуаль конкурсында җиңүче.
Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының да хыялларының чынга ашуын телибез. Барыр юлларыгыз сикәлтәсез, имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев