Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак калфак» җәүһәрләре – Яшел Үзәндә

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 13-15 апрель көннәрендә V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенын уздырды. Быелгы җыенга Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 65 төбәгеннән, 18 ерак һәм якын чит илләрдән 400 делегат килде.

Форумның беренче көнендә делегатлар дүрт төркемгә бүленеп, республика районнарында булды. Кунаклар шулай ук Яшел Үзәнгә дә килде. Аларга зур эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Беренче тукталыш - Исак авылында урнашкан ачык һавадагы этногра­фия музее. Аннан якташыбыз Каюм Насыйри туган авылы Кече Шырданга юл тоттылар. Аларны авылның активистлары гармун моңы белән бик җылы итеп каршы алды, төзелеп килүче мәчет белән таныштылар, Шырдан катыгыннан авыз иттеләр. Форум делегатларын югары дәрәҗәдә кабул итәр өчен Олы Ачасырда да ныклап әзерләнгәннәр иде. «Зөбәрҗәт» ансамбле кызлары кунакларны биетте дә, җырлатты да. Бәрәңге, катык, коймак - нәкъ авылча итеп әзерләнгән табында сыйланып кына калмыйча, теләүчеләр Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы мичендә үзләре дә коймак пешереп карады. Чит илдән килгән якташларыбызга чып-чын авыл тормышын күрү аеруча ошады.
Берсеннән-берсе гүзәл ханымнарга Яшел Үзән шәһәре мохите белән танышу, анда гомер итүче татарлар, үсеп килүче яшь буын белән дә якыннан аралашу мөмкинлеге тудырылды. Делегатлар ике төркемгә бүленеп, шәһәрнең өр-яңа «Йолдызлык» һәм «Киләчәк» балалар бакчасында булды. Аның беренчесендә «Бишек туе» күренешен сәхнәләштерсәләр, икенчесендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда толерантлык тәрбияләүне, төрле милләт халыкларының дус, тату яшәве ачык мисал итеп күрсәтелде. Ике чарада да балаларның үз туган телендә иркен аралашуы, җыр-биюгә оста булуы күпләрне шатландырды. Кунаклар һәр чыгышны таң калып, күз яшьләрен сөртә-сөртә карады. Дулкынландыргыч мизгелләрне фотога төшереп калырга ашыкты.
- Бу чара безнең өчен зур бәйрәм. Татарстан, Казан, гомумән татарларга рухи азык бирүче үзәк булып тора. Һәм шушында килү зур бүләк. Читтә яшәгәч туган як сагындыра икән ул. Әйтәләр бит, үз илеңдә бәрәңге бакчасы да шулкадәр матур, - дип сагынуларын яшерә алмый сөйли Швециядән килгән Әнүзә-Айна ханым Зеттерлунд.
Яр Чаллы шәһәреннән чит илгә күчүенә җиде ел икән. Тынгысыз, шигырьләр, җырлар язучы, бәйрәмнәр оештырырга яратучы якташыбыз Швециядә дә татар милләтен берләштереп, төрле чаралар үткәреп гомер кичерә.
- Хис-кичерешләрне аңлатып булмый. Халыклар дуслыгы мәңгелек икәнлегенә тагын бер кат төшендем. Кайткач гаиләмә, милләттәшләремә сөйләрлек әйберләр бихисап. Татар авылларының традицияләрне саклап яшәве дә сөендерде, - дип фикерләре белән уртаклашты Венгриядән кайткан Диләрә Абдуллаева.
Делегатлар җыенның беренче көненә йомгак ясар өчен 3нче гимназиягә юл тотты. Алар биредә мәктәпнең 4 музеенда булды, аеруча «Күренекле татарлар» музеен кызыксынып карады. Пленар утырыш укучылар тарафыннан әзерләнгән бай эчтәлекле концерт белән башланды.
- Бишенче тапкыр узучы җыен кысаларында хатын-кызларыбызны районнарга да алып чыктык. Һәр районда җирле оешмаларның нинди дәрәҗәдә эшләвен күрсәтергә теләдек. Сездә Әлфия Мирхәйдәрова, Гөлинә Саттарова кулга-кул тотынышып, гөрләтеп эшли. Яшел Үзән менә дигән итеп эшли дә, яши дә белә дигән матур фикерләр туды бездә, - дип сүз башлады Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров.
Ул исә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән безнең район һәм шәһәрдә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасында актив эшчәнлек алып барган асыл затларыбыз - Фәридә Шакирҗановага, Эльвира Мөхәммәтҗановага, Тәскирә Шәйхуллинага, Мәдинә Минһаҗевага, Марина Ильинага, Луиза Кашаповага, Резидә Галимовага Рәхмәт хатларын тапшырды. Котлыйбыз!
Шушы форумда катнашкан туташларны, ханымнарны, өлкән яшьтәге апаларны, кайда гына яшәсәләр дә, татарлыгыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау, аны киләчәк буынга тапшыру кебек уртак максат берләштерә. Калфак, читек, милли бизәкләребез төшерелгән күлмәк кигән гүзәл затларыбызны милләтебезгә хезмәт итүче җәүһәрләр дип әйтсәм арттыру булмас.
V Бөтендөнья татар хатын-кызлары жыенының икенче көне Казанда узды. Пленар утырышта «Ак калфак» оешмасының еллык эшчәнлеге турында хисабы һәм алга куйган максатлары, киләсе елга планнары турында аның җитәкчесе Кадрия Идрисова чыгыш ясады. «Ак калфак»ның җирле оешмалары эшчәнлегенә дә тукталды ул. Уңай яктан мисал итеп, Яшел Үзән районын да китерде.
Форум кысаларында пленар утырышта, гореф-гадәтләребезне, туган телебезне саклауда зур өлеш керткәне өчен Яшел Үзән районының «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, Акъегет мәктәбе директоры Гөлинә Рөстәм кызы Саттаровага ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотолары.
Тулы фоторепортаж: http://yashel-uzan.ru/the-news/item/10688-v-bөtendөnya-tatar-hatyin-kyizlaryi-җyienyi-delegatlaryi-yashel-үzәngә-dә-kilde.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев