Дөньядагы иң изге, иң кадерле кешең авырып киткәч, хәлен яхшырту өчен кулдан килгәнне, хәтта килмәгәнне дә эшлисе, ничек тә аны аякка бастырасы килә. Әмма медицина хезмәткәрләреннән башка теләкләрне тормышка ашырып булмый.
Бәла аяк астында икән. Олы Ачасырда яшәүче әниебез Сания Миңнуллинага, аягын сындырып, Яшел Үзән үзәк район дәваханәсендә озак дәваланырга туры килде. Һәм аны үз эшенең чын осталары дәвалады диясе килә.
Мин үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илгиз Ринат улы Һидиятовка, урынбасары Кадрия Хәмит кызы Литовецка, травматология бүлеге мөдире Юрий Иванович Моисеевка, хирург Хәйдәр Әюп улы Шахабовка, беренче хирургия бүлеге мөдире Анатолий Николаевич Комарницкийга, хирургия бүлеге мөдире Фәрит Сәгыйть улы Ихсановка, урология бүлеге мөдире Александр Валентинович Смирновка, неврология бүлеге мөдире Элеонора Владимировна Фроловага, Норлат участок дәваханәсенең баш табибы Илсөяр Юныс кызы Таһировага, шәфкать туташларына, медицина персоналларына, аеруча травматология бүлегенең һәр хезмәткәренә бик рәхмәтлемен.
Форсаттан файдаланып, мин аларның барысын да Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Медицина хезмәткәрләре - иң мактаулы һәм хөрмәткә ия һөнәр кешеләре. Һәркайсыбызның гомере бер генә һәм без аны сезгә ышанып тапшырабыз. Кеше өчен иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган тән саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый. Сез сайлаган һөнәр халык өчен иң кадерлесе һәм иң мөһиме. Иңегездә гаять олы җаваплылык тойган хәлдә сез бик күпләргә яшәү сулышы өрәсез, киләчәк көнгә өмет-ышаныч уятасыз. Рәхмәт сезгә! Үзегез дә озын гомерле һәм сәламәт булыгыз!
Асия Миңнуллина.
Казан
Нет комментариев