Әниебез, тормыш китабыңның тагын бер бите артта калып бара.
Бу китапта күпме шатлык-куанычлар, күпме хәсрәт тупланган.
Назлы карашыңны, бәгырькәем,
Кабатламас башка беркем дә...
Көннәреңне үткәрәсең, әнкәй,
Ярдәм кулы сузып һәркемгә!
Син бит олы, якты йөрәкле кеше. Шуңа да, сайлаган һөнәрең шәфкать туташыдыр синең. Кешеләргә күрсәткән ярдәмең меңе белән әйләнеп кайтсын иде үзеңә.
Әти белән безне, ике балагызны кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, гадел булырга өйрәттегез. Без моның өчен, әнкәй, әткәй, сезгә бурычлы. Бу изгелекне яхшы гамәлләребез, игътибар һәм ярдәмебез белән сезгә кире кайтарырга бурычлы без. Ни дәрәҗәдә яратуыбызны сүзләр белән әйтә дә алмыйбыз. Тәнең, җаның өшегәндә, һәрвакыт яныңда да булмыйбыз. Әмма күңелдән нурлы йөзеңнең сурәте җуелмый. Син пешергән тәмле камыр исе әле дә борынны кытыклап тора.
Алдагы көнеңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде сиңа, кадерлебез!
Аида Мостафина,
Мамадыш-Әкил
Нет комментариев