Ак гөмбә маринадлыйбыз!
Кирәк була: Ак гөмбә, Су - 1 л, Тоз - 200 г, Укcуc эcceнциясе 80% - 30 мл, Лимон кислотасы - 1.5 г, Лавр яфрагы - 5 шт, Хуш исле борыч - 10 борчак, Канәфер - 7 данә
Әзерлибез:
1нче этапта гөмбәне 15 минут дәвамында пешерәбез, шуннан соң дуршлагка салып, суындырабыз.
2нче этапта барлык ингредиентларны маринад өчен болгатабыз.
3нче этапта стерильләштерелгән банкларга гөмбәне салып, өстенә маринад коябыз. Капкач белән ябып куярга гына кала.
Иң элек, ашар алдыннан, ярым боҗралап тураган суган һәм көнбагыш мае кушып болгатабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев