Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Ватанны саклаучылар көне – намус, бурыч һәм Ватанга тугрылык – төп тормыш кыйммәтләре булган кыю һәм батыр кешеләр бәйрәме белән ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез!

Хөрмәтле  яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Кадерле ветераннар!

Ватанны саклау – һәр гражданның изге бурычы, чөнки тынычлыкка хезмәт итүдән һәм үз Ватанын саклаудан югарырак миссия юк. Ватанны саклаучыларның батырлыгы – хәзерге тотрыксыз дөньяда үзгәртеп булмый торган тарихның бөек дөреслеге. 23 февраль бүгенге көндә дә, ун ел элек кебек үк, батырлык, рух көче һәм Ватанга тугрылык символы.
Бу истәлекле көн ил язмышы кадерле булган һәркемне – Ватан һәм аның иминлеге сагында торучыларны, тыныч хезмәт һәм хәрби батырлык белән илебезнең куәтен һәм абруен ныгытучыларны, гражданнарның иминлеген һәм тотрыклы тыныч тормышын тәэмин итүчеләрне берләштерә.
Бу көнне без сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, ул еллар михнәтләренең бөтен авырлыгын кичергән, антына һәм хәрби бурычына тугры калган ветераннарга аерым хөрмәт хисе белән мөрәҗәгать итәбез. Сезгә, кадерле ветераннар, авыр язмыш насыйп булды, әмма сезнең Ватан хакына изге эшләрегез бүген яшь буынга үрнәк булып тора. Сезнең алда без баш иябез һәм сездән Ватаныбызны яратырга өйрәнәбез. Бары тик үз дәүләтеңнең тарихын хөрмәт иткәндә генә иртәгәсе көн турында ышаныч белән сөйләргә мөмкин.
Ватанга хезмәт итү – катлаулы хезмәт һәм югары җаваплылык. Бу көнне без сугышчан постта булган, хезмәт итүче һәм эшендәге казанышлары белән бөек илебезнең көчен һәм куәтен ныгытуга ярдәм итүче барлык кешеләрне котлыйбыз.
Кадерле дуслар! Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе, ышанычлы гаилә тылы һәм Ватаныбызның чәчәк атуы хакына хәрби хезмәттә уңышлар телибез!
Ренат Мистахов,
«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ 
генераль директоры
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев