Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак Барс» суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Татарстан Республикасы һәм Яшел Үзән шәһәре көне уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Хөрмәтле ветераннар! Кадерле дуслар!

 Бу бәйрәмнәр безнең күпмилләтле төбәк халыкларының бердәмлеге, тынычлыгы һәм татулыгы символы булып тора. Бу –
туган республиканың үсеше, уңышы һәм чәчәк атуы нигезе. Халыкара дәрәҗәдә ышаныч, абруйлы экспертларның югары бәясе, Федераль хакимият органнары тарафыннан безнең башлангычларга актив ярдәм итү, эре компанияләрнең Татарстанда эшләргә теләге һәм омтылышы – безнең сәясәт һәм идарә сыйфатын, планнарыбызның чынбарлыгын тану.

Республика халкының тырышлыгы һәм оптимизмы, тарихи үткәнгә һәм милли-мәдәни традицияләргә сакчыл мөнәсәбәт кешеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүгә ышаныч уята. Татарстанның гомуми үсешенә шәһәр халкы көн саен тырыш хезмәт, үҗәтлек һәм максатчанлык белән өлеш кертә.

Без соңгы елларда күп эшләр башкардык һәм республиканың социаль-икътисади үсеш стратегиясендә безнең өчен амбициоз, әмма реаль бурычлар куелды. Татарстан Россия үсешенә, аның рухи байлыгын саклауга зур өлеш кертәчәк һәм илебезнең иң якты һәм кызыклы төбәкләренең берсе булып калачак. Чөнки безнең төп байлыгыбыз – республиканы тагын да матуррак һәм җәлеп итүчәнрәк итү идеяләре һәм омтылышлары белән тулы Татарстанның матур җирендә яшәүче кешеләре бар.
Бу бәйрәм көне шатлык, горурлык һәм өмет белән тулсын! Якташларыбызга чын күңелдән игелекле эшләрдә уңышлар, нык сәламәтлек, яхшылыкка ышаныч телибез! Республикабыз һәм безнең Яшел Үзән районында һәрвакыт күк йөзе тыныч һәм аяз, һәр гаиләдә татулык һәм иминлек булсын, яшәгән төбәгебез чәчәк атсын!

Ренат Мистахов, «Ак Барс» суднолар төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев