Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!

Бу искиткеч бәйрәм – илебезнең героик үткәне һәм бүгенгесе – бөек диңгез державасы символы.

Бу көнне без горурланып хәрби диңгезчеләр буыннарының казанышлары турында сөйлибез, Ватаныбызның бәйсезлеге һәм чәчәк атуы хакына күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерәбез. Без диңгез сәфәрләреннән әйләнеп кайтмаган, әмма хәрби бурычын ахырына кадәр үтәгәннәрне искә алабыз, флот хезмәтенең барлык авырлыкларын уртаклашкан морякларның туганнарына һәм якыннарына аерым рәхмәт белдерәбез. Бүген без аталарыбыз, бабаларыбыз эшен дәвам итеп, сугышчан дан белән сугарылган Андреев флагын горур күтәреп баручылар белән горурланабыз.
Күп еллар дәвамында Россия флоты даны өчен Яшел Үзән судно төзүчеләре һәм проектантлары эшли, алар сугышка сәләтле һәм заманча флот – Россия иминлеге һәм куәте гарантын булдыруга ярдәм итә. Идел буенда урнашкангадыр, Яшел Үзән чыннан да рухы һәм сәләте буенча диңгез шәһәре булып тора. Безнең стапельләрдән бөтен дөньяга танылган кораблар һәм катерлар төште, конструкторларыбыз проектлары буенча сугышчан берәмлекләр төзелде, алар илебезнең героик елъязмасына бик күп якты битләр язды.
Киләчәктә дә безнең Хәрби-Диңгез Флоты Россия мәнфәгатьләре сагында торсын, гражданнарның тынычлыгын һәм иминлеген тәэмин итсен! Гомерләрен хәрби-диңгез флотына багышлаган һәркемгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, Ватан иминлегенә хәрби һәм хезмәт казанышлары телибез! Сезгә һәм гаиләләрегезгә татулык һәм иминлек насыйп булсын! Бу бәйрәм һәрвакыт тыныч һәм шатлыклы узсын!
 

Ренат Мистахов,
«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе»
АҖ генераль директоры

реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев