Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, яшел үзәнлеләрне һәм шәһәребез кунакларын Яңа 2024 ел белән котлый

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле ветераннар!

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Яңа 2024 ел белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

Яңа ел һәрвакыт иң яраткан һәм якты бәйрәм булды һәм булып кала бирә, ул безне – гаиләләрне, туганнарны, дусларны, хезмәт коллективларын берләштерә. Бу көннәрдә үткәннәргә йомгак ясыйбыз, якты вакыйгаларны искә төшерәбез, киләчәккә планнар төзибез.


«Яңа ел белән! Яңа бәхет белән!» Әлеге традицион котлау – бик гади һәм шул ук вакытта бик күпне үзенә сыйдыра торган сүзләр. Без бу сүзләрне үзенчәлек­ле хис белән әйтәбез, һәм, әлбәттә, һәркем аларга үз мәгънәсен, яшерен хыялларын һәм өметләрен сала. Әмма бәхет турында бердәм фикер бар – бу тыныч тормыш, якыннарыбызның сәламәтлеге һәм иминлеге, гаиләләрдә татулык, балаларның елмаюы, шәхси шатлыкларыбыз, җиңүләребез һәм шул ук вакытта – бу шәһәрнең, туган республикабызның, бөтен илебезнең уңышлары.


Киләсе елның нинди булачагын һәрвакыт алдан фаразлыйсы килә. Күп очракта барыбыз өчен дә кызыклы, нәтиҗәле һәм имин булуы үзебезгә бәйле. Куелган максатларга ирешү һәм перспективалы планнарны һәм проектларны тормышка ашыру өчен безгә энергия, максатчанлык һәм эшкә тугрылык кирәк булачак, алар ниятләнгәннәрнең барысы да тормышка ашачагына нигез булып хезмәт итәчәк.

Кадерле дуслар! Бу бәйрәм көннәрендә чын күңелдән кайгы-хәсрәтләрегезне онытуыгызны телибез. Авырлыклар узып баручы елда калсын, ә Яңа ел – сезгә иң якын һәм кадерле булган кешеләрегез янәшәсендә башлансын. Киләсе 2024 ел сезнең иң кадерле хыялларыгызны тормышка ашырсын, барлык өметләрегезне акласын, һәр йортка иминлек, үзара аңлашу, бәхет һәм иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, тынычлык һәм игелек телибез! Яңа ел котлы булсын!

Ренат Мистахов, «Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев