Универсаль пластик карта чиплы һәм «Ак Барс» банк мультисервис карталары базасы рәвешендә эшләнгән, ягъни ул әйберләр сатып алганда карта хуҗасына MasterCard PayPass® контактсыз технологиясе ярдәмендә мизгел эчендә түләү мөмкинлеге бирә, карта хуҗасын тиңләштерү һәм электрон хезмәтләр күрсәтү өчен социаль әһәмияте бар.
- Әлеге универсаль карта товар өчен түләү һәм социаль түләүләрне алуда, сүз дә юк, бик уңайлы. Функцияләре, сервисы, өстенлеге ягыннан «Ак Барс» Банк картасы заман таләпләренә җавап бирә. Карта барлык өлкәләрдә кулда булмаган акча әйләнешенә һәм кулланучыларның акча белән эш итүен үзгәртүдә, тормыш сыйфатын күтәрүдә этәргеч бирер дип өметләнәбез, - ди «Ак Барс» Банкның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Ольга Ясонова.
Яңа гына халыкка тапшырыла башлаган картага ия булган Виктор Муханов та фикерләре белән уртаклашты.
- Тормыш тәҗрибәм зур һәм олы кеше буларак һәр яңалыкка саклык белән карыйм. Шуңа да, картаны алганчы, мин бик озак аның белән ничек куллану хакында өйрәндем. Яшел үзәнлеләр бу картаны алуга курыкмыйча, уңай карасын иде. Бернәрсә өчен дә комиссия түләргә кирәкми. Әллә ничә кесәдә йөрткән әйберләр - барысы да бер картада. Финанс мәсьәләләрен рәхәтләнеп хәл итеп була торган һәр гражданның шәхси картасы ул. «Ак Барс» Банк картасының өстенлекле яклары бихисап.
Картаны бер килүдә үк алырга була. Аны чыгарган, хезмәт күрсәткән, югалган очракта яңасын эшләткән өчен акча түләргә кирәкми.
Сез хәзер вакытыгызны һәм акчагызны янга калдырып, гадәти документларсыз гына социаль һәм банк хезмәтләренә бер орынуда керә аласыз.
Кирәк булган сервис һәм хезмәтләрдән бер картадан гына файдаланып була.
Уңайлы:
Карта юл билетын, акча картасын, СНИЛС һәм медицина полисын алыштыра.
Гади:
Картаны активацияләү өчен банк банкоматында ПИН-код кертергә генә кирәк.
Файдалы:
Юлда йөргән өчен 15% ташлама каралган.
Лояль программа буенча сатып алганда ташлама һәм бонуслар аласыз. Әлеге программа Яшел Үзәндә генә каралган.
Ышанычлы:
Персональ мәгълүматлар һәм акча ышанычлы саклана.
Әгәр дә сез «Татарстан республикасында яшәүче картасы»н югалтсагыз:
*«Ак Барс Online» кушымтасы яисә бердәм белешмә хезмәте номеры 8-800-2005-303 телефоны аша блокировать итегез.
Яшел Үзәннең Ленин ур. 32нче йорт һәм Первомайская ур. 5нче йортында урнашкан «Ак Барс» банк бүлекләренә килсәгез, тиз арада бушлай яңа карта ясап бирәчәкләр. Шулай ук карталарны түбәндәге адреслар буенча да ясатырга була: Татарстан ур., 1 (мәшгульлек үзәге), Ленин ур., 49 («Рәхәт» социаль хезмәт күрсәтү үзәге). Шәһәр предприятиеләренә килеп тә эшләп бирә алалар. Шунысын да искәртеп узарга кирәк, әлеге карта белән «Ак Барс» Банк һәм Россия территориясендәге башка банк банкоматларыннан акча алганда комиссия алынмый. Кулланучы өчен монысы да мөһим шарт.
Әлеге карта ярдәмендә 16 төр электрон хезмәт күрсәтелә.
Сәламәтлек өлкәсендә:
- тизарада табибка язылырга (медицина полисы номеры картадан табибларга языла торган терминалдан исәпләнә);
- регистратурада яки табиб янында электрон базадан тиз генә пациент турында мәгълүмат эзләп алу;
- карта ярдәмендә ашыгыч медицина ярдәме табиблары авыруның электрон медицина картасына керә ала;
- табиблар тарафыннан даруларга һәм бушлай балалар сөт ризыгына электрон рецепт формалаштыру. Даруханәдә карта ярдәмендә рецептның барлыгын тикшерергә була.
Транспортта:
- бөтен төр транспортта йөргән өчен гомуми һәм ташламалы бәядән түләп була.
Социаль яклау өлкәсендә:
Мәгълүмати хезмәтләр:
- балалар бакчасына йөргән өчен түләүгә кайтарылган компенсациянең күчүен тикшерү;
- ТКХ түләүләренә субсидия- ташлама күчүен тикшерү;
- бирелгән гаризаларның статусын карау;
Түбәндәге хезмәтләргә гариза бирү:
- пенсионерларга юлда йөргән өчен айлык акчалата түләү;
- балалар бакчасында йөргән өчен түләүгә өстәмә компенсация;
- балага айлык пособия;
- өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә 18 яшькә кадәр транспортта йөргән өчен субсидия;
- 18 яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк булган балаларга 6 яшькә кадәр дарулар алу өчен субсидия;
- инвалидаларга коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия- ташлама.
Алия Гаязова.
Илсөя Завилейская фотолары.
Нет комментариев