Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#әйтәмәле

Шушы көннәрдә генә Казанда зур концерт булып узды, хәтта килгән җырчылар кызыл келәмнән узды.

Кыскасы, мәскәүлеләрне кабатларга яратабыз инде без. 

Менә шунда кемдер ире, кемдер эте, кайберәүләр авыл образын сурәтләп, кәлүш киеп килде. Ничек кенә гаҗәпләндерергә белми бу җыр­чылар һәм күп очракта арттырып та җибәрәләр төсле. Аннан, күз күрмәгән, колак ишетмәгән артистлар бигрәк күп. Салават, Зәйнәп һәм башкалар кая икән, дигән сорау туа. Бер белмәгән җырчыларның сәхнәдә кәҗә тәкәсе кебек сикерешеп йөргәннәрен карар өчен фәлән мең сум түләп бар инде!

 Күбесенең нәрсә турында җырлаганын аңларлык түгел, доңгыл-доңгыл килгән музыка гына колакта яңгырый. Миллилек югала, менә шунысы аяныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев