Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Әйшә гимназиясендә «Футболчылар гаиләсе» дигән футбол беренчелеге узган

Көзге кояшлы көннәрнең берсендә Әйшә гимназиясендә «Футболчылар гаиләсе» исеме астында футбол беренчелеге узган.

- 5-9 сыйныф укучылары әти-әниләре белән берлектә, дус команда оештырып, футбол кырына чыктылар. Алар арасында көчле көрәш барды.

– Чараның төп максаты – буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру иде. Барлык катнашучыларда спорт дәрте, команда рухы күзәтелде. Уеннан алар бик күп уңай эмоцияләр алды. Минемчә, бу чара үз максатына иреште. Ата-аналар балалары белән вакытны бергә үткәрде һәм үзләрен зур футбол гаиләсенең бер өлеше итеп тойды. Аларда көчле соклану калдырды. Бүгенге чара чын спорт бәйрәменә әверелде. Без аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, – дип яза Әйшә гимназиясе директоры Гөлнур Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев