Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Айлык акчалата түләүләргә кем дәгъва итә ала?

***

Ай саен бирелә торган акчалата түләү (ЕДВ) – Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга каралган. Бу категорияләргә ай саен бирелүче түләү суммасыннан социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ) бәясе тотылмый. Түләү автомат рәвештә билгеләнә.

Социаль хезмәтләр җыелмасына дарулар, медицина кирәк-яраклары һәм дәвалау туклануы белән тәэмин итү, авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар, дәвалау урынына шәһәр яны тимер юл транспортында яисә шәһәрара транспортта бару һәм кире кайту чыгымнары керә. Социаль хезмәтләр җыелмасы аена 728,46 сум тәшкил итә, 331,30 сумы – даруларга, 205,95 сумы – шифаханә-курорт дәвалануына, 191,21 сумы – юл чыгымнарына.

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә

Хәрби хезмәткәрләрнең йөкле хатыннары өчен бер тапкыр (йөклелек срогы 180 көннән – 42 285 сум) һәм демобилизацияләнгәннән соң 6 ай эчендә гариза тапшырылган очракта баласына 3 яшь тулганчы айлык түләүләр (18 285 сум) каралган. Болардан тыш, гаиләләр бала тапканда һәм тәрбияләгәндә, йөклелекнең 12 атнасына кадәр исәпкә баскан хатын-кызлар да айлык пособиегә дәгъва итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев