Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айгөлнең иң яратмаганы – каникул

Хәзерге яшьләрне сүгәргә яратабыз да инде.

 

Имеш аларга телефон, гаджетлардан, комьютер уеннарыннан башка бернәрсә кирәкми, кызыксындырмый. Барысын да бер калыпка салып, нәтиҗә ясарга ашыкмыйк әле. Яхшы һөнәр сайлап, киләчәктә чын кеше булырга, бүгенге мөмкинлекләрдән файдаланып һәрьяклап үсәргә, яңалыкны үзләштерер гә омтылучы егет-кызлар да арабыз да юк түгел. Алар бездән күпкә акыллырак, белемлерәк һәм күпкырлы, фикер йөртүләре белән дә аерылып тора.


3нче гимназиянең 11 А математика-физика сыйныфында укучы Айгөл Галиәхмәтова белән аралашканнан соң, мин нәкъ менә шундый нәтиҗәгә килдем.

Иң мөһиме ул үзенә нәрсә кирәген яхшы белә һәм хыялларын тормышка ашыру өчен нык тырыша.
3нче гимназиядә шундый традиция бар, ел саен мәктәпнең президентын сайлыйлар. Кечкенәдән тынгысыз, төрле идеяләр белән янып яшәгән Айгөл дә үзен сынап карарга уйлый. Моның өчен үз проектын тәкъдим итә, мәктәп файдасына нәрсә эшли алуы хакында сөйли. Тавыш бирүчеләр саны буенча җиңүче итеп бер егет сайлана, ә Айгөл вице-президент була.


Президентлыкка сайлауда мин узган ел катнаштым. Быел инде 11нче сыйныфта булгач, күп вакытым имтиханга әзерләнеп уза. Без бик күп чаралар оештырдык, концертлар үткәрдек, волонтерлык эше белән актив шөгыльләндек. Президент белән берлектә мәктәп янында вело-парковка куйдыруга ирештек. Безнең өчен бик зур казаныш дияр идем.


3нче гимназиядә укуы авыр диләр, бу сүзләр белән килешәсеңме?


1нче сыйныфтан 4-5 билгеләренә генә укый баш лаган идем, соңгы класс ка ка дәр шулай бар ды. Җиңел димәс идем. Аң лашыл мау чан лыклар булса, укытучылар яр дәмгә килә. Төпле нигезне беренче укытучым Евгения Донченко салды, аңа гел рәхмәтлемен. Хәзер энем дә әлеге педагогта белем ала. Гимназиядә дус-тату укытучылар эшли һәм шундый коллектив туплый алган директорга рәхмәт. Бүгенге көндә БДИга әзерләнәм, биология, химия, фәннәрен бирәчәкмен. Балачакта ук табиб булам дигән идем, әти-әниләрем ул чакта бу сүзләремне җитди кабул итмәде. Ә минем бу хыялым үсә төшкәч тә юкка чыкмады. Хирург буласым килә, Санкт-Петербургның И.И.Мечников исемендәге Төньяк-Көнбатыш дәүләт медицина университетына керәсем килә. Гомумән, мин кешеләрне яратам, аларга ярдәм итәргә телим.


– Буш вакытларыңны ничек уздырасың?


– Юнармия Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтендә катнашам. Олимпиадаларда үземне сыныйм, әзерләнәм. Мәскәүгә биология һәм химия буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия Сеченов олимпиадасына 9-10нчы сыйныфта бардык, быел да теләгем бар. Шулай ук, профильле математика буенча безгә КФУдан Михаил Иванович килеп, өстәмә белем бирә. Директорыбыз Марина Ильина без төпле белем алып, югары уку йортына керсеннәр дип тырыша. Әлеге педагог та аның чакыруы буенча килә. Гомумән, белем алу минем өчен ял. Шуңа да мин мәктәп елларында каникул көннәрен яратмадым.

Айгөл, тиздән мәктәп белән хушлашыр чак та җитәр. Нинди хисләр кичерәсең?


Мин гимназиямне, сыйныфташларымны, укытучыларымны бик яратам. Кайчан бетәр бу мәктәп еллары, дигән фикернең башыма кереп тә караганы булмады. Шулай да, югары уку йортында белем аласым, үсәсем, тагын да камилләшәсем килә. Ә гимназия минем өчен тормышымның иң бәхетле еллары булып калачак!


Мин Айгөлне кояшка тиңләр идем. Күңеле саф булган кешедән ниндидер нур, игелек, шәп энергия бөркелеп тора бит ул. Айгөл, барлык уй-теләкләрең чынга ашсын, еллар узгач та: «Үз дигәнемә ирештем!» – дип әйтергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев