Айгөл Сагынбаева: «Күпләр тормыш иптәшем гаиләбез таркалуга сәбәпче булды, дип саный»
Айгөл Сагынбаева белән интервьюдан өзек.
- Айгөл, Сезнең шәхси тормышыгыз турында халык телендә күп сүз йөрде һәм әле дә булса алар тынмый...
- «Язмыштан узмышлар юк», – диләр бит. Күрәсең, шушы язмышым мин туганчы ук маңгаема язылып куйган булгандыр. Күрәзәче, им-томчы ише кешеләргә бөтенләй ышанмыйм, аларга йөрүне дә бик өнәп бетермим. Тик шулай да, Казанга укырга китәр алдыннан бер күрәзәче белән очрашырга булдым. Кулыма карап, алда күрәчәгемне әйтеп салган иде. Ул вакытта аның әйткәнен чынга да алмадым, ә ул шунда ук беренче никахымның уңышсыз барып чыгачагы хакында юраган иде. Гаиләбез ни сәбәпле таркалуы тамашачыны борчыйдыр. Бер-беребезне бөтенләй аңламый яшәдек дип әйтә алмыйм: кирәк чагында юл куешып, ярдәм итешеп кенә тордык. Алты ел бергә яшәдек, әмма иптәшем тотып кына бер җирдә дә эшләмәде. Акчага интегеп яшәдек дип әйтүем түгел. Ул гастрольләрдә минем белән булды, концертлар оештыруда зур ярдәм күрсәтте. Тик балабыз тугач, минем өйдә әни булып, эштән ирен кайтуын көткән хатын буласым килде. Акмаса да, тамып торыр дип, күп түләмәгән очракларда да, кечкенә баламны өйдә калдырып, җырларга чыгып китә идем. Гаиләдә хатын-кыз матди иминлекне кайгыртучы булгач, авырга туры килде.
Зур-зур җирләрдә эшләгән танышларым аша аңа эш тә белешеп карадым, абыем да тәкъдим итте, ләкин аларның тәкъдимен ул кире какты. Эшкә урнашып киткән булса, мөнәсәбәтләребез ныгып, ничек тә җайланыр иде. Минем фикеремчә, ир-ат эшләргә тиеш. Бала хакына соңгы минутарга кадәр тырыштым, тик барып чыкмады. Мәчеткә талак әйтергә баргач та, хәзрәт иптәшемнән: «Ул артист кеше бит, читкә йөргәндер, аерылышу сәбәбе шулмы?» – дип сорады. Ирем аның соравына төгәл «юк» дип җавап кайтарды. Ул миндә бервакытта да шикләнмәде. Шуннан соң хәзрәт белән бәхәсләшә башлады. Кыска гына бу сөйләшүдән дә хәзрәт: «Аерылышу сәбәбен хәзер аңладым», – диде.
Күпләр әлеге тормыш иптәшем гаиләбез таркалуга сәбәпче булды дип саный…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев