Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

АЙДАР ГАЛИМОВ: «ВӘСИЛӘ ФӘТТАХОВАНЫҢ МИҢА ҮПКӘСЕ КАЛД»

Башкорстан блогеры Миләүшә: Айдар абый, без бәләкәй вакытта Вәсилә Фәттәхова белән сезнең турында имеш - мимешләр йөрде.

Имеш, сезне эш кенә түгел, мәхәббәт тә бәйли...

Айдар Галимов: Вәсиләнең исемен халыкка таратуда өлешем кергәне өчен мин бик шатмым. Минем студиягә аны Аллаһ тәгалә үзе алып килгәндер дип уйладык. Халык нәрсә генә уйламый инде ул, имеш - мимешләр гомер буе йөргән. "Әйтелмәгән мәхәббәтем" җырының көен Вәсилә язды. Әй, балакаем, клипны төшергәндә бүлмәдә бик салкын иде. Без кулларыбыз, карашларыбыз белән бер - беребезне җылытырга тырыштык. Шундый клиптан соң, әлбәттә, безнең арада нидер бар дип уйлыйлар... Үкенечле хәл булган иде. Бик авыр моның турында сөйләргә. Вәсиләгә минем аркылы бер кешеләр чыкмакчы булды, аңа булышабыз дип алдаладылар. Чынлыкта башкача килеп чыкты. Аллаһка шөкер, Вәсилә исән вакытта гафу үтенеп кала алдым аңардан. Ул кыю хатын иде. Мәсьәләне ахырына хәтле хәл итеп бетерде.

Чыганак: @tatarafisha

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев