Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Айдар Фәйзрахманов: «Халисәмне югалтуны бик авыр кичердем»

Имеш, Айдар Фәйзрахманов та 70кә җитмеш! Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановка 30 гыйнварда 70 яшь тулды. Шул уңайдан аның белән очрашып, әңгәмәдәшебез белән балачак хатирәләрен, күңел түрендә тирән эз калдырган вакыйгалар һәм гомерлек үкенеч турында сөйләштек.

– 70 яшегезне нинди уйлар белән каршы аласыз, Айдар абый?

– Мин һич кенә дә үземне 70 яшьлек итеп тоймыйм, үземне вакыт кысаcына һич кенә дә салырга теләмим. Ничек инде, мин дә 70 кә җиткәнмен, имеш?! Әмма моңа фәлсәфи яктан, бер гыйбрәт буларак та карыйм.

Мин үз нәселемдә – бабай, әтием, олы абыем, уртанчы абыем арасында – иң олысы. Бабам 55 яшьтә мәрхүм булды, әтием – 60 та, олы абыем – 69 да, уртанчысы – нәни абыебыз 68 яшьтә бакыйлыкка күчтеләр. Шуңа күрә минем 70 яшьлегем – гыйбрәтле бер хәл дә. Мин нәселемдәгеләрдән иң өлкәне булсам да, вакыттан, фанилыктан, тормыш агышыннан берничек тә олы була алмыйм. Тормышның бер парадоксы инде бу. Үземә карыйм да, киткән чакларында минекеләр бит нинди яшь булган әле, дим.

Аларның бакыйлыкка күчүләре дә кисәк булды. Әтием мине мәктәпкә озатып калды, мин кайтышка инде ул китеп барган иде… Абыем апабыз белән телефоннан сөйләшкән мизгелдә өзелде… Нәни абыебыз кичтән миңа: «Ерак концертларга җыенмыйсыңмы алай-болай?» – дип шалтыратты. «Юк, бу атнада очрашырбыз», – дидем. Иртән үлеме турында билгеле булды…

– Сез үткән гомер юлын аз дип әйтеп булмый. Мөмкинлек бирелсә, бу юлны кабат, бернәрсәсен дә үзгәртмичә, шул ук килеш узар идегезме?

– Әйе, үтелгән юлыма карап, «сөбханалла» дим. Аз түгел шул… Шул ук юлны узар идем, әмма… Бер кайгым, бер үкенечем булмасын иде…

– Бу үкенеч, әлбәттә, гомере вакытсыз өзелгән хатыныгыз Халисә апа белән бәйледер…

– Күңелемне бик тырнаган нәрсә инде ул – янымда Халисәм юк. Карчыгымның мине калдырып китүенә биш ел була. Ансыз бик авыр яшим. Эштә бик җиңел. Җиң сызганып эшлим, онытылам, чабам чөнки.

Халисәмне югалтуны бик авыр кичердем. Без аның белән 38 ел бергә яшәдек. Ул киткәч тә, нишләргә белмичә аптырап йөрдем. Шуннан туган нигеземдә ядкарьләрне барларга тотындым. 200 гә якын экспонатны бергә тупладым. Аларның һәрберсен юып, сөртеп, бер бүлмәдә музей ясадым. Үземне менә шундый эш халәтенә керттем.

Бик авыр чорлар узылган. Без Халисә белән тормышны тәрәзә төбендә ашап, өч чынаяк, өч кашык, өч тәлинкә, өч чәнечкедән башладык. Берсе, имеш, кунак килсә тотылачак. Безнең ул чакта бернәрсәбез юк иде. Хәзер барысы да бар. Тормыш матур! Бер-бер артлы оныкларыбыз туды. Халисәм киткәч тә, тагын бер оныкка ишәйдек. Рәхәтләнеп яши торган чакка җиттек. Ә ул – юк. Шуңа әрнимдер дә инде мин.

Халисәмне сагынуымның тагын бер сәбәбе: без мәхәббәт белән кавыштык. Миңа аның нинди нәселдән булуы да, артында кемнәр торуы да мөһим түгел иде. Миңа Халисә генә кирәк иде! Аның ягы белән кыз сорарга барганда гына таныштым. Шөкер, әлегәчә туганнары белән аралашып яшим.

– Ә үзгәртми торган күренешләргә килсәк?

– Тормышымның бик күп матур мизгелләре бар. Аларны хәтеремдә чакта язасым килә. Күпмесе язылган да инде! Күренекле шәхесләргә бәйле истәлекләрем дә шактый. Тормыш күрсәтер әле.

Күпләр: «Менә балачагым авыр чакка туры килде… Бу чакларга әйләнеп кайтмас идем», – ди. Авырдыр, сүз дә юк. Әмма балачакның күңелгә үтеп кергән мизгелләре дә юк түгел бит! Мин ул мизгелләрне берничек тә онытмас, күңелемнән алып ташламас идем. Әйтик, әнием утырткан чәчәкләргә килеп кунган бал кортларының хәрәкәтен күзәтеп утыру миңа бик ошый иде. Аннан соң мин рәшәткә арасыннан чебиләрнең ике арада йөреп торганын карарга яраттым. Койма астыннан колхоз үгезенең көтүдән кайтуын бик кызыксынып күзәтә идем. Бик матур хатирә булып армия сафына китә торган егетләрнең урамнар иңләп, аллы-артлы йөреп, җырлап чыгулары истә калган. Андагы гаярьлек, татарлык! Кызганыч, бу нәрсә хәзер бетте… Әтием белән бергәләп борчак чабарга төшүләр, Яңа ел каршыларга авылга – туган нигезгә кайтулар, мәҗлесләрдә гармунга җырлаулар… Мин боларны ничек итеп күңелдән юып ташлыйм?! Бу мизгелләрне кайтарып булмый. Равил Фәйзуллин язганча:

«Яңабаштан – булмый.

Мөмкин түгел. Бик соң.

Дәвамын дауларга – алга, фәкать алга!

Бүтәнчә нишлик соң?..»

***

«Яшәү кабатланмас.

Бу Кояш астында гомер-шәм гел янмас…

Син торган аулакта бүтәннәр очраша.

Үткәнгә кайтыла тик яңалар аша…»

– Айдар абый, сезне иҗаттан башка күз алдына китереп булмый. Шуңа күрә иҗат турында сөйләшик әле. Еш кына сезнең шәкертләрдән: «Айдар абый мәктәбен үттем», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Нинди соң инде ул Айдар абый мәктәбе?

– Таләпчән, кырыстыр мин. Аларны беркая да һәм беркайчан да соңга калмаска өйрәтәм. 15–20 минут булса да алдан кил син. Үзем дә гомергә соңга калырга яратмадым. Әллә ничә эштә эшләп тә, вакытында йөрдем. Хәзер дә ансамбль белән шөгыльләнер алдыннан 15 минут алдан очрашып, сөйләшеп, юнәлеш бирәм. Һәр көнне шулай. Мине көтеп, тезелешеп утырган була инде алар. Кыскасы, мин үзем нинди, аларда да шуны күрергә телим. Ансамбль – тормыш мәктәбе ул. Үз укучыларым белән горурланам. Алар белән адым саен мактанып йөрмәсәм дә. Гүзәл Уразова, Гөлшат Шәрапова, Эльвира Гафурова, Гөлназ Шәрипҗанова, Раяз Фасыйхов, Илнат Фәрхуллин… Алар бик күп инде.

Ансамбль белән эшли башлавыма – 23 ел, ансамбльнең үзенә – 25 ел. Алар белән күп тапкыр татарлыгыбызны күрсәтә алдык. Без дүрт дистәгә якын илдә булганбыз! Әйтергә генә ансат. Аны чакрымнарга салсаң… Ул Африка илләре, Согуд Гарәбстаны, Азия илләре…

– Сез – заманында үзегез баянда уйнап, үзегез җырлаган кеше. Ул вакытта эстрадада үзе уйнап җырлый торган кеше булмагандыр…

– Мине баянда уйнарга берәү дә өйрәтмәде. Мин баянны күрдем дә, бер-ике тарттым да уйнап җибәрдем. Олы абыем ул чакта музыка факультетында укый. «Энем, кем өйрәтте сине?» – ди бу. «Беркем өйрәтмәде, беләм мин аны», – дим.

Балачакта Илһам абый Шакировка уйнасам иде дигән хыялым бар иде. Бу хыялым да чынга ашты. Минем опера һәм балет театрында эшли башлаган чагым. Ул анда 65 яшьлек юбилей концерты бирде. Кыюланып, тәнәфестә аның янына килеп: «Илһам абый, булганыгыз өчен рәхмәт!» – дидем. Илһам абый минем өчен моң патшасы иде. Мин аны хәзер дә авыр чакларымда тыңлыйм.

Икенче көнне радиога кердем. Анда Илһам абый белән Рафаэль Ильясов утырып тора. Мине күрүгә: «Әнә, әнә Айдар уйный», – димәсеннәрме! Шул ук минутта миңа баян да таптылар, яздырырга алып кереп тә киттеләр. «Сарман»ны шулай яздырдык. Радио фондына ул җыр шулай итеп кереп калды.

Хәтерлим: Мәскәүдә Колонна залында Илдар абый Юзеевның «Чит илләргә чыксаң» шигыренә Сара апа Садыйкова көй язган җырны баянда уйнап башкардым. Моны Илдар абый күреп тыңлаган да Сара апага сөйләгән. Казанга – театрга кайтып кердем, мине Сара апа телефонга соратып алды. Сара апа безнең өчен – алиһә! Мондый галәмәтләр минем тормышымда күп булды, шөкер!

– Урамда таныйлармы, Айдар абый?

– Таныйлар. Популярлыгым кимеде дия алмыйм. Ул гел бер дәрәҗәдә булды. Урамда очратып, әле дә: «Сез бит «Җырлыйк әле!» тапшыруын алып барасыз!» – дип миңа сөйлиләр. «Тапшыруны бик әйбәт карыйсыз икән сез, мин бит инде аны 15 еллап алып бармыйм», – дип шаяртам.

– Без татар җанлы балалар тәрбияләү, милләтне сөярлек һәм аның данын еракларга тарата алырдай киләчәк буынны ничек тәрбияләргә дигән сораудан һаман ерак китә алмыйбыз әле. Бу юнәлештә эшләр барса да… Үз мисалыгыздан чыгып, гаилә үрнәгендә бу мөмкин эш икәнен аңлата аласызмы?

– Дәү әти, әти балаларга кыйбла, матур үрнәк булырга тиеш. Безнең авылда да шулай иде ул. Олыларга хөрмәт булырга тиеш. Гаиләдә ничек тәрбияләнсәң, җәмгыятьтә дә шундый буласың. Авылга кайткач, оныкларга элеккеге гармуннарны алып уйнап күрсәтәм. Бу – зур тәрбия. Әтинең гармун уйнавы минем өчен үзе бер вакыйга иде. Бу – балалар күңеленә милләтебезнең аһәңен салу.

Баланы чын татар баласы итеп тәрбияләүнең 80–90 проценты гаиләгә бәйле. Гаиләңдә милләтеңә битарафлык ята икән, балаңда милләтеңә генә түгел, үзеңә дә битарафлык тәрбияләнергә мөмкин. Башка гаиләләрдә нинди мохит – без аны әйтә алмыйбыз. Мин үз гаиләм турында гына әйтә алам. Әни мәрхүмә безгә: «Улым, кем капкасыннан чыкканыңны онытма», – дия иде. Бу нәсыйхәт күңелгә сеңеп калган. Без дә балаларны шулай тәрбияләдек.

(Кыскартып алынды)

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев