Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әй, рәхәт тә инде бүләкләр тапшыруы

Мөмкинлегебез булсамы... безнең газетаның дусты булган һәркемгә өләшер идек аны.

Газетабызны укучылар гына түгел, социаль челтәрләребезне даими карап, фикерләрен шәрехләп баручылар да безнең игътибардан читтә калмый. Мамадыш-Әкил авылында туып үскән, Казанда гомер итүче якташыбыз Дамирә ханым Сабирова шундый актив күзәтеп баручыларыбызның берсе.

- Казанда яшәсәм дә, күңелем белән туган якларымда бит, ә сез районыбызның чәчәкләре, бик молодецлар! Социаль челтәрдәге төркемнәрегезне бик күңелле, кызыклы, күп мәгълүматлы итеп алып барасыз. Хәтта республика басмаларыныкы да сезгә җитми! – ди, Дамирә ханым.  – Андый активлыгым өчен бүләк тә бирерсез дип һич кенә дә уйламаган идем, мин бит чын күңелемнән язып барам комментарийларны. Килеп җиткәч тә редакциягә керергә яхшысынмыйча торам, шуның өчен бүләклиләрмени, дип. Бик зур рәхмәт сезгә! Алга таба да шулай матур итеп эшләгез, рәхәтләнеп күзәтеп барабыз һәр яңалыгыгызны.

Хөрмәтле райондашларыбыз, безнең белән булыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев