Әй, кызлар, сезгә шалтыратам инде, күңел бер тыныч түгел бит
Бу җил-давыл вакытында ял итәргә баручыларның гомерләре өзелү бигрәкләр дә аяныч булды инде.
Социаль челтәрләргә куелган видеоязмаларны еламыйча карый да алмадым. Ачыргаланып кычкырулары...
«И, Аллаһым... Бәндәләреңә шул афәт, фаҗига белән ни җиткерергә теләдең икән? Ваемсызлыклары, гамьсезлекләре өчен сабак бирергә булдыңмы?» –
дигән сораулар туа.
Халыкның күпләп ял итә торган урыннарында булып тора бит куркыныч хәлләр. Египет, Төркия, Сочи, Яльчик... «Сакла, йа Раббым, башка андый кайгы-хәсрәтләр бирмә, җитәкчеләргә дөньяларда тынычлык урнаштырырлык зиһен-зирәклекләр бир!» – дип ялварам намаз саен. Әллә нишләде дөньялар, заман ахырларын күрергә язмасын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев