Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Агымдагы атнада Татарстанда 35 градуска кадәр эссе булачак дип хәбәр итә синоптиклар

Ялларда бераз салкынча һава торышы булачак һәм урыны белән яшенле яңгырлар яварга мөмкин.

МЧС татарстанлыларга аномаль эсселектә куркынычсызлык чаралары турында искәртте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе белгечләре өйдә һава температурасын салкынча тотарга киңәш итә:

  • Тән җылытуга юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез.
  • Салкынча душ кабул итегез.
  • Натураль тукымалардан җиңел һәм ирекле кием киеп чыгыгыз.
  • Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә, кепка яки кояштан саклаучы күзлек киегез.
  • Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән баш тартыгыз.
  • Эсседә тормагыз.
  • Көннең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз.
  • Физик эш белән артык шөгелләнмәскә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев