Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әгәр дә син үз эшеңне, кешеләрне яратмыйсың икән, ник эшлисең соң?

#әйтәмәле

Кызлар, исәнмесез! Карагыз әле, мин генә мондый очракка юлыктыммы, әллә инде башкаларга да бу хәл танышмы, шул сораудан башлыйм әле сүземне. Игътибар белән тыңлагыз, газетагызда да бастырсагыз ярый, бәлки “Яшел Үзә”нне укый торгандыр ул кеше.

Улым белән травматологиягә барырга туры килде. Табиб тел-теш тидерә торган түгел, бик әйбәтләп карады да, барысын да аңлатты. Ә менә “гардероб”та эшләүченең эт сыман "өреп", үзен әллә кемгә куеп утыруына исем китте. Имеш без "тихий час" башланганчы кереп, киемнәрне тапшырганбыз да, бары шул тиешле сәгать беткәч кенә чыгарга тиеш икән. Иртәрәк чыккан өчен, нинди генә әшәке сүзләр ишетмәдек, җитмәсә бала да бар бит әле. Алай гына бушанып канәгатьлек ала алмады ахры, борын төбендә шапылдатып ишекне ябып та куйды. Ул ишек япкан тавышка больница тәрәзәләре пыяладан булса, билләһи коелып төшәр иде.

Шуны гына аңламыйм, әгәр дә син үз эшеңне, кешеләрне яратмыйсың икән, ник эшлисең соң? Үзең бәхетсез икән, аны бит инде башкаларга чәчәргә дигән сүз түгел. Бераз гына булса да ягымлырак булырга өйрәник инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев