«Әгәр дә килендәшем Альбинаның нинди кеше икәнен белсәм, өемә якын да китермәс идем...»
Көнчелек аңны һәм күзне томалый торган нәрсә инде ул, юкка гына зур гөнаһлар рәтенә кермидер ул хис...
Үз әшәкелеген балага ягып
Без иремнең гаиләсе белән аралашып, дус яшибез. Кунакка да барабыз, әмма күбрәк үзебезгә чакырабыз. Әгәр дә килендәшем Альбинаның нинди кеше икәнен белсәм, өемә якын да китермәс идем.
Алар белән бездә Яңа елны каршылау, төрле уеннар, бүләк уйнатулар оештыру инде традициягә әверелде дисәң дә була. Калган 8 март, 23 февраль һәм башка бәйрәмнәр дә алардан башка узмый. Мин табын әзерләргә яратам, ризыкларымны барысы да мактап ашый. Әмма кай вакытларда нинди дә булса салатым артык тозлы килеп чыга (ясаганда кабып карыйм – нормально була). Бер юлы хәтта кексым да тозлы булган иде. Инде салат очрагында, ярар, үземне гаепләп куйсам да (әмма алай булырга тиеш түгел иде), тик кексларыма берничек тә шуның кадәр тоз сала алмас идем, чөнки никадәр салынырга тиешлеген тәгаен рецепт буенча беләм һәм әллә ничә пешергәнем бар. Альбина барысына караганда да тавышлырак итеп төкеренде, ә миңа бик оят булды.
Альбина мине тынычландырырга тырышты, бәлки тозны Шамил (минем дүрт яшьлек улым) салгандыр, диде. Аның моны эшләве бик тә, бик тә икеле, әмма иң чынлыкка туры килерлек вариант шул иде. Ул миңа улымны игътибарлырак тәрбияләргә, гел күзәтеп торырга һәм шундый шуклыклары өчен җәза бирүдән курыкмаска кирәклеге турында киңәшләрен дә бирде. Күңелемдә авыр юшкын калды. Тик икенче бер хәлдән соң, улыма чынлап та яхшы тәрбия җитеп бетми бугай, дигән уй туды.
Иремнең туган көнен уздырганда, ир-атлар тәмәке тартырга чыкты һәм Альбина белән без дә аларга кушылдык. Әмма бүлмәгә кергәч, көйгән ис сиздек. Аның чыганагы безнең яңа диванның чаты булып чыкты! Альбина монда да, ирләр тәмәке тарткан арада улым шырпы тапкан һәм диванга ут төрткән, дигән фикерен әйтеп куйды. Диван бозылды, Шамил үз җәзасын алды. Әмма ул елады һәм моны эшләмәвен исбатларга тырышты.
Мин бу хәл турында күп уйландым, барлык детальләрне хәтеремдә яңарттым: менә ирләр ишегалдына чыгып китте, мин улымны бүлмәсенә кертеп җибәрдем дә, аларга кушылдым, Альбина туалетка кереп китте һәм соңрак безнең янга чыкты... Бу башваткычны һич кенә дә җыя алмадым. Альбина, үзе генә калгач, ут төртмәгән бит инде ул диванга! Тик улымның да беркайчан андый этлекләр белән шөгыльләнгәне булмады.
Барысы да табигатькә чыккач ачыкланды. Күл буендагы ял бик күңелле булырга тиеш иде: ирем шашлыклар белән маташа, мин яшелчәләр турыйм, Альбиналар гаиләсе кирәк-яракларны урнаштыру белән мәшгуль. Учак ягылды, ризык әзерләнә. Без әледән әле, йә чыбык-чабык җыярга, йә су алып килергә урнашкан мәйданыбыздан читкә киткәләдек. Ирем тантаналы рәвештә шашлык ашарга чакыргач, барыбыз да табын тирәсенә җыелдык. Әмма сусыл итне авызга алу белән, йөзләр чытылды – ул артык әче иде. Кемдер күп итеп уксус салган булып чыкты.
Альбина, моны ашарлык түгел, дип, махсус барыбыз да күрерлек итеп итне җиргә төкерде. Миңа тәнкыйтьле күз карашы белән төкәлеп: «Сиңа иткә бөтенләй тыгылмаска иде», – диде. Әмма мин, чынлап та, шашлыкка кагылмадым да, аларны тулаем ирем әзерләде. Шулай дигәч, Альбина «Шамил» дип авыз ача башлаган иде, ни әйтергә белмичә, авызын япты, чөнки улымны дәү әнисе белән өйдә калдырган идек.
Кинәт ирем Альбинадан, аның учак янында нишләгәнен сорады. Ул, үзе генә калгач, Альбинаның тиз генә шашлык савытлары янына барып, нидер эшләгәнен күргән булып чыкты. Барыбыз да аңа төбәлдек. Ә ул нервылана башлады, кычкырынырга тотынды һәм елап җибәрде. Иренә чәрелдәде, имеш мондый тормыштан туйган, яхшырак, баерак яшәргә тели, нигә абыйсы акчаны күбрәк эшли һәм миңа кыйммәтле бүләкләр ясый, ә ул аңа андыйларны бирми...
Альбина үкеренде һәм елады, ә без аның дулавын авызларыбызны ачып карап тордык. «Миңа хәзер барыбер, әйе, мин салдым иткә уксусны, сезнең барыгызны да хотела проучить!» –дип әйтеп салды. Мин шунда кырыс тавыш белән артык тозланган ризыкларым, ут төртелгән диван турында сорадым. Моңа ул тагын да катырак чәрелди башлады. Яшелчәләрне өстәлдән сыптырып төшерде, үкси-үкси сөйләде: «Әйе, барысын да мин эшләдем! Сезнең безгә караганда яхшырак булганыгыз, яхшырак яшәгәнегез өчен үч аласым килде, хотела проучить...» Бу чын мәгънәсендә көнчелектән шартларга җитешкән хатын-кызның шашыну өянәге иде.
Шунда барлык чынбарлыкны белдек, улым Шамил беркайчан да гаепле булмаган, барлык этлекне Альбина эшләгән, үзеннән шикләнмәсеннәр өчен, барысын да балага яккан... Ызгышасыбыз килмәде, ирем белән әйберләребезне җыйдык та, кайтып киттек. Ирем барыбер аның үзе һәм әшәкелекләре турында ни уйлавын битенә бәреп әйтте, конечно. Ахырда: «Башка бездә эзең дә булмасын!» – диде.
Шуннан бирле аның безгә килгәне юк, ә иремнең энекәше белән, әлбәттә, аралашабыз, әмма барыбер элеккечә түгел инде.
Нәрсә җитмәгән менә минем килендәшкә, йә?! Шундый дус, рәхәтләнеп аралашып яши идек! Алар да бездән әллә ни кайтыш түгел, каенэнекәш ирем кебек үк тырыш, булдыра торган. Әле бит яши башлаганнарына ике ел, балалары да юк, киләчәктә булыр барысы да. Көнчелек аңны һәм күзне томалый торган нәрсә инде ул, юкка гына зур гөнаһлар рәтенә кермидер ул хис. Булганына шөкер итеп яши белергә кирәк шул!
Язмам бәлки кемнәргәдер сабак булыр дигән өметтә калам. Исемем редакция өчен генә.
Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев