Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әгәр дә ирем шулай булса, бер җиреннән асып куяр идем, билләхи

#әйтәмәле

Газетаның бер санында хат бастырган идегез, берәүнең ире аның әти-әнисеннән Кытайга ял итәргә барырга дип җыйган акчаларын машинасын бизәү өчен алып бетергән. Ә бусы әле шул бәбилектән чыкмаган башсыз иреннән тагын бала табарга уйлап йөри!

Акылы бармы-юкмы ул хатынның?! Кошмар!!! Хәзерге заманда шундый башсыз булырга ярамый инде. Ире аның якыннарына аягын сөртә, бөртекләп икешәр ел җыйган акчаларын үзенә алып, мыскыл итә, ә бусы бала табарга җыена!

Укыдым да, шаккаттым! Ул хатынның әти-әнисен жәлләдем: кияүләре подонок, кызлары да ерак китмәгән... Әгәр дә ирем минекеләрдән шулай соңгы акчаларын алса, бер җиреннән асып куяр идем, билләхи!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев