Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Агачы нинди, алмасы шундый: Хаҗиевлар гаиләсендә 6 баланың 3се Коръән китабын яттан белә

Алты баланың өчесе Коръән китабын яттан белә. Тукай районының Югары Байлар авылында яшәүче Латыйфа һәм Равил Хаҗиевлар сабыйларына дини сабакны яшьтән үк бирә, дөньяви тормышка да өйрәтә. Иман ныклыгы, тәрбия алымнары турында үзләреннән сораштык.

Хаҗиевларның 11нче сыйныфта укучы кызлары Айсылу Коръәнне 3 яшьтә ятлый башлап, 9 яшендә өйрәнеп бетә. Икенче кызлары Хәдичә быел 9нчы сыйныфны тәмамлаячак. Коръәнне ятлау өчен дүрт ел вакыты киткән аның. «Кечкенәдән бер хәдис белә идем: «Иң яхшысы сездән – кем Коръәнне өйрәнә һәм бүтәннәргә өйрәтә». Шул хәдискә ирешәсем килде. Әти белән әни биргән бүләкләр дә теләгемне арттырды», – ди ул.  Мөхсин Коръәнне ике ел (!) эчендә ятлаган. Ул быел 5нче сыйныфта укый. Айсылу, Хәдичә, Мөхсин теләсә кайсы сүрәне яттан сөйли. 9 яшьлек уллары Зәкәрия дә апалары һәм абыйсыннан калышмаска тырыша. Башкалары кечерәк әле. Салихка – 6, төпчекләре Хәлимәгә – 3 яшь.

Алты баланың холкы төрле. Шуңа күрә бер-берсе белән ярыштыру, чагыштыру юк. Кемдер әкрен укый, кемдер кызурак. Берәүнең хәтеренә гыйлем иртүк, икенчесенә кич яхшырак керә. Әниләре Латыйфа әйтүенчә, бернинди мәҗбүриләү дә юк. Бу эшне ул мәрҗән тезү белән чагыштыра. Башта берсен, аннан икенчесен бер җепкә ашыкмыйча, җайлап кертә барасың, ди.

– Әгәр ятлап бетерсәң, теләгән әйбереңне бүләк итәбез, дибез. Әйтик, Айсылуга әтисе үзе ашый, үзе елый торган курчак бүләк итте. Мөхсингә микроскоп алдык. Бар нәрсәне карап чыктык инде. Һәр балабызны шулай сөендерергә тырышабыз. Гомумән, без бүләк бирешергә яратабыз. Ураза, Корбан гаетләрендә исә бүләкнең зурысы эләгә. Аллаһы Тәгалә юмартлыкны ярата. Тәмле ризыклар пешереп сыйланабыз. Туганнарга кунакка йөрешәбез, үзебез дә чакырабыз, – ди ул.

Балаларын, тегесе ярамый, монысы ярамый, дип үстермиләр. Телефонын да бирәләр. Чикләү юк. Әмма күздән дә ычкындырмыйлар. Һәрберсенең ниләр белән шөгыльләнгәнен күзәтәләр.

– Пәйгамбәребез: «Дөньялыкны да алып барыгыз, динебезне дә саклап калыгыз», – дигән. Без урталыкны сайлап, шул кагыйдә буенча яшәргә тырышабыз, – ди Хаҗиевлар.

Латыйфа – Чаллы кызы. Юрист белгечлеге алып, үз һөнәре буенча берничә ел гына эшләргә туры килә аңа. Хокук саклау органнарында хезмәт куйган әтисе юлын сайлаган булган югыйсә. Ә Равил Мамадыш районының Уразбахты авылында туган. Белгечлеге буенча – география укытучысы. Гаилә корганнан соң, 3 яшьлек һәм ике айлык сабыйлары белән Мисырга китәләр. Анда биш ел дини белем алганнар. Әти-әниләре Коръәнне ятлаганны балалары да күреп үсә. Бакчадагы дәресләр дә белемне ныгыткан. Гарәпчә хәрефләрне дә тиз өйрәнгән сабыйлар. Кыскасы, үзең үрнәк булсаң, балалар шуны кабатлап үсә.

Үзгәрешләрдән курка торганнардан түгел алар. Әлеге гаилә моннан 7 ел элек шәһәрдән авылга күченгән. Югары Байлар авылында йорт төзеп, шунда матур гына яшәп яталар. Балалар саф һава суласын, иркенлекне тоеп үссен, дип телиләр. Сөт булсын дип, кәҗә дә тотып караганнар. Фермерлык эше белән дә бераз шөгыльләнеп алганнар икән. Чаллыдан 20 чакрым ераклыктагы авылда балалар бакчасы да, мәктәп тә, почта да юк. Тик бу аларга чит авылны үз итәргә киртә булмый.

Хәзерге вакытта хуҗабикә балалар тәрбияләсә, Равил гаиләсен төзелеш эше ярдәмендә туендыра. Кулыннан бар эш тә килә, дип мактый аны хәләл җефете. Укыган белгечлекләре буенча эшләмәүгә берсе дә үкенми. Аның каравы балаларының күңеленә иман орлыгы салып, туры юл күрсәтеп яшиләр. Балалар мәктәптә дә яхшы укыйлар.

Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев