Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Агач башындагы песине коткарам дип менгән ир-ат – һәлак, аның өч баласы – ятим

Русланны якыннары һәрчак үрнәк кеше дип санаган.

Төньяк Осетиядә агач башына менеп, төшә алмый утырган песине коткарган чакта һәлак булган ир-атның 3 баласы ятим калган. 

Фаҗига 28 февральдә иртән Владикавказ шәһәрендәге балалар бакчаларының берсендә була. Бакча ишегалдындагы агачка менгән песи кире төшә алмый. Бу турыда коткаручыларга хәбәр итәләр.

Янгын сүндерү машинасын йөртүче Руслан К. өскә менәргә алына. Өскә менгәч, ул кисәк кенә тигезлеген югалта һәм аска очып төшә. Исән калу мөмкин булмый. Ул урында ук үлә.

Бу вакытта балалар бакчасыннан кешеләрне чыгармый торалар.

Хезмәттәшләре Русланны, җаваплы, белемле, профессионал иде, дип искә ала. Өйдә аны хатыны һәм 3 баласы көтеп калган. Русланны якыннары һәрчак үрнәк кеше дип санаган.

Ул 13 ел коткаручы булып эшли. 38 яшендә һәлак була, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев